«Биш бармак» концерты: аек Ринат Рахматуллин, хәйләкәр Чулпан Йосыпова, «җибәргән» ханым
«Чулпан» мәдәният үзәгендә 5 җырчыны бер сәхнәгә җыйган «Биш бармак» концерты булып узды. «Интертат» чарадан репортаж әзерләде.
Концертның исемен күргәч, җырчылар арасында берәр аш-су бәйгесе буламы икән соң, дип уйлап куйдым. «Бишбармак» ризыгының төрки халыкларныкы икәнен беләм, әмма татар милли ризыгы дип әйтеп булмый бит инде. Алай да татар концертының исемен шулай атарга булганнар әле.
«Биш бармак» концерты гомумән ашамлык исеме буларак кулланылмаса да, тамашачылар арасында бәйрәмгә ашарга килүчеләр бар иде. Минем алдагы рәттә утырган апалар баштан камыр ризыгы чыгарып ашасалар, сок эчсәләр, соңыннан кыза башладылар. Беренче бүлекнең 3 җыры яңгырауга, пакетларыннан «шакы-шокы» тавышлар чыгарып, көчле «артиллерия» эшкә җигелде. Апалар «җибәргәләп» утыра башлады. Ярый рюмкалары икесенә бер иде, әле чәкештереп тә утырган булырлар иде. Ноябрьгә аяк бастык, бәлки, Яңа елны каршылый да башлаганнардыр, дип тә уйлап куйдым инде.
Бу апаларның дөньялары әле мичтән пешеп чыккан икмәк кебек түп-түгәрәк булды – кулларын күтәреп, акыра-җырлый, аннары чыгып бии үк башладылар. Балалары белән килгәннәр иде...
Ярый, сугышмасыннар гына, дип уйладым да, концертны карауны дәвам иттем. Концертта баш бармак – Вадим Захаров. «Размеры белән дә туры килә», – дип әйтте бу хакта концертның алып баручысы Айдар Галиәскәров. Имән бармак – сәхнәдә озак еллар меңьеллык имәндәй ныклы басып торучы Әлфинә Әзһәмова. Урта бармак – Ринат Рахматуллин. Бәлки, ул исерек баштан Буадагы полиция хезмәткәрләренә урта бармак күрсәткән булгандыр, ә , бәлки, ул – атказанган исеме дә, халык җырчысы да булмаган «алтын» урталыктыр. Атсыз бармак – балдаксыз Илмира Нәгыймова. Чулпан Йосыпованы чәнти бармак итеп калдырганнар. Чәнти бармак булмаса, йодрык көчле булмас иде әле ул. Көчле, моңлы тавышлы булганга шулай калдырганнардыр.
Концерт 2 бүлектән торды. Һәр җырчы 2 бүлектә дә өчәр җыр башкарды. Баш бармак Вадим Захаров булса да, концертны Татарстанның атказанган артисты Әлфинә Әзһәмова башлап җибәрде. Хатын-кыз баш булмаса да, баш инде ул һәрвакыт.
Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова
Икенче булып, атказанмаган Ринат Рахматуллин җырлады. Яшь хатын аңа әйбәт тәэсир итә бугай, 55 яшьлек кешенең болай сикереп-сикереп биюләре, малай... Интернет челтәрендә яшь аралары зур булган пар турында, яшьрәкләре тиз картая, картлары, киресенчә, уңай энергия ала, яшәрә, дип әйтәләр. Ринат һәм Динара Рахматуллиннар искәрмә, бугай. Динара да яшь, Ринат та чәчәк кебек. Шулай булып калсын инде, бер каршы сүзем юк.
«Исем»гә лаек була алмадым, «зато» мин – ветеран артист. Бу – мескенләнеп әйтү түгел, «по факту» гына. Күпме нужа, күпме сынаулар үтеп, шушы сәхнәдә булуыма мин бик шатмын, – диде Ринат Рахматуллин. Сәхнәдә берничә ел булып кына да атказанган исеме алган җырчыларга ачуы киләдер Ринат абыйның. Бактың исә, авызыңны гына тыярга кирәк инде, исем алып та, халык ышанычын да яулап була. 4 ел эчкәне юк икән җырчының, бәлки, юбилей җиткәч – 5 ел булгач, берәр исем бирелер. Шат кына булырбыз, аның җырларын тыңлап үскән буын без.
Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова
Чулпан Йосыпованың сәхнә киемнәре дә, үзе дә тыйнак. Матур җырлый инде, икенче Хәния апа Фәрхи диярсең. Тикмәгә атказанган җырчы түгел. Исемнәр турында сүз киткәч, аңа «халык артисты» исеме бирсәләр дә хата булмас, дип уйлыйм.
Бу артист халкы хәйләкәр инде. Әле күптән түгел «Татарча солянка» концертына бардым, анда да Чулпан Йосыпова «Әйтергә микән, әйтмәскә микән?» җырын башкарды. Ул көнне дә, «Биш бармак»та да җырның өченче куплетына җиткәч, Чулпан апа, янәсе, сүзләрне оныта да (бәлки, чыннан да истә калдырырлык түгелдер сүзләре, белмим) «сез кул чапмагангадыр ул» диеп, халыктан алкышлар сорап ала. Чулпан апа, сиңа болай да зал белән басып алкышларга әзербез, сорап алмасаң да була.
Җырчыларның чыгышлары арасында юмор остасы Айдар Галиәскәров мәзәкләр сөйләде. Халыкның күңелен күрде. «Төнге күбәләкләр»нең бәясе белән сөт бәясен чагыштырды, беренче мәхәббәт турында да шаяртып алды. «Төнге күбәләкләр»нең бер «круг»ы 1 ай сөт сатканга караганда кыйммәтрәк икән, дигән нәтиҗә ясады. Бу вакытта залга авылдан сөт тапшырып концертка килүчеләр бигрәк «уфтанып» куйгандыр…
Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова
Концерт иганәчеләренең берсе – Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты – бер коробка сөт ризыкларын уйнатты. Бүләк Гүзәлия исемле апага әләкте. 9 нчы рәтнең 9 нчы урынына утырган булсам, бу бәхет миңа елмайган булыр иде, әмма мин 15 нче рәттә утырдым шул. Ярый, оештыручыларга билет җибәреп урын биргәннәренә рәхмәт әле.
Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова
«Биш бармак»ның «беләзеге» Айдар Галиәскәров зал белән уйнап та алды әле. Экранга җырларны тасвирлый торган төрле эмодзилар җыелмасы чыга барды, ә тамашачылар моннан җырны танырга тиеш иде. Бу уенда кем иң актив катнашучы иде дип уйлыйсыз? Әлбәттә, урындык артына посып, «җибәреп» утыручы апалар. Аларның тавышын беркем баса алмады. Белсә, белмәсә дә акырып, биеп басып торды ханымнарның берсе.
Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова
Дүртенче булып, Татарстанның халык артисты Вадим Захаров чыгыш ясады. Айрат Закиров башкаруында ишетергә ияләшеп беткән җырны җырлады. Нинди җыр икәнен үзегез дә аңлагансыздыр.
Җырын башкаргач: «Каушап, әйтер сүзләремне оныттым. Моның хәтле тамашачы күргән кешемени инде мин», – дип шаяртты Вадим абый. Халык «дәррәү» килеп кул чапкач: «Ярый, җитәр инде. Мин мактаганнарын авыр күтәрәм. Кайбер артистларга карыйм да, үзеңне шулкадәр яратып буламы икән, дип уйлап куям. Әрсез булып булмады инде», – диде ул. Бигрәк оялчан, тыйнак инде үзе.
Вадим Захаровтан соң, әрсезлекнең мисалы Илмира Нәгыймова чыкты. Әрсез, кирәк вакытта «с-с-с»лдап та күрсәтә ала торган, горур, көчле хатын-кыз. Яңа программасы «Елан» булганга шулай дим. Үзем аның иҗатын бик яратам. Соңгы арада Илмира Нәгыймова үзенең образларында татар милли элементларын, орнаментларын еш куллана башлады. Концертның беренче өлешендә ул бик матур, ерактан алтынланып ялтырап тора торган калфак таккан иде. Буй-сыны зифа, үзе чибәр, җырлары да матур. Тик, сәхнәгә чыккач, саф татарча да сөйләшсә, тагын да шәп булыр иде.
Илмира Нәгыймовага исем артыннан чаба торган кешегә охшамаган, аның «атказанган» буласым килә, дигәнен ишеткәнем дә, укыганым да юк. Үз бәясен белгәч, җиткән, кешегә охшарга «необязательно».
Концертны оештыручылар – «Татар радиосы», «TMTV» һәм «Татар медиа групп». Бу «Татар медиа групп» турында, гомумән, беренче ишетүем булды. Кем генә булсалар да, кызыклы тамаша оештырганнар иде.