Мәңге бетмәс тәртипсезлек, гел елап-акырып торучы балалар, симергән хатын... Мин башкача болай яши алмыйм һәм, аларны ташлап, яшь, баласыз хатын янына чыгып киттем.
Алисә белән мәктәпне тәмамлауга ук өйләнештек. Яшәү урыныбыз авылда. Алисә өлкән сыйныфлар арасында иң чибәр кыз иде. Хатыным өйләнешүгә үк балага узды, ә мин университетка читтән торып уку бүлегенә кердем, вахтада эшләдем. Кыскасы, булдыра алганча тырыштым. Укып бетергәч, яхшы гына эшкә урнаштым. Бу вакытларда хатыным өйдә генә утырды, хуҗалык эшләре, балалар аның өстендә булды. Алисәне начар әни, начар хатын дип әйтмим, ул барысын да үз дәрәҗәсендә алып бара. Авыл дәрәҗәсендә.
Узган язда эшләр буенча шәһәргә бардым. Дус егетем бер кичкә калырга, ресторанга барып, сөйләшеп-күңел ачып алырга кыстады. Ресторанда Сабина исемле кыз белән тыныштым. Яшь, чибәр кыз! Иртән аның белән бер ятакта уянуымны аңламый да калдым. Мин аңа шундук дөресен әйттем: өйләнгән булуымны, 5 балам барлыгын – ничек бар шулай сөйләдем. Ә ул миңа беренче күрүдә гашыйк булуын әйтте. Мине үзенчәлекле, шәһәр ирләре кебек ялганчы түгел, диде. Ул көнне аның фатирында булдыра алган бөтен нәрсәне төзәтеп, карап киттем. Аллаһка шөкер, кулларым эш белә, нәрсәгә тотынсам – шуны эшлим.
Безнең бу мәхәббәт романы 3 ай дәвам итте. Мин шәһәргә һәр атна саен диярлек барып йөрдем, әле ярый эш буенча шәһәргә йөрү мөмкинлеге чыгып кына тора. Алдалап, ниндидер уйлап чыгарылган сәбәпләр белән йөрисе түгел. Мин көннән-көн Сабинага ныграк гашыйк булуымны аңлый барам. Аның белән шундый җиңел, шундый рәхәт!.. Аның белән мин үземне беренче тапкыр яратучы һәм яратылучы ир-ат итеп, үземне кайгыртуларын тойдым. Ә Алисә белән безнең арада торгынлык хөкем сөрә иде инде. Мин – акча табучы, хуҗа, бөтенесенә нәрсәдер тиеш, акча җитми, йорт кысан... Өстәвенә, мин өйгә кайтып ял да итә алмыйм. Үз өемне ял итү урыны итеп кабул итә алмыйм. Балалар гел шау-гөр килә, кайсысы елый, кайсысы кычкыра. Эштән арып кайткач та, өйдә тагын эш башлана. Авыл җиренең шул бит ул, ихатада кырык эшең кырык якка ярылып ята. Алисә үзе дә арыган, йончыган – балаларны карарга кирәк, мал-туары, тагын башка мең дә бер эш. Әле ярый печән вакытында минем әти-әниләр бик ярдәм итте. Монысы да үземә булган булса, аяк кына сузган булыр идем. Бу кадәр эшкә кеше түгел, ат та чыдамас.
Ә көннәрдән бер көнне башка болай яшәргә теләмәвемне тәмам аңладым. Чираттагы командировкаларның берсендә иң кирәкле генә әйберләремне алдым, Сабинаның фатирына керә-керешкә «мине кабул итәргә әзерме син?» дип сорадым. Уңай җавап алгач, хатыныма шалтыраттым, башка өйгә кайтмыйм, дидем. Өй дә, машина да, тупланган акчалар да – барысы да аңа кала.
Минем гомерем бер генә, аны җан тартмаган эшкә, җан тартмаган хатынга әрәм итәсем килми. Балаларны яратам, тик алар өчен дә тулы бер гомеремне корбан итә алмыйм.
Ә хәзер мин бик бәхетле. Баксаң, кешеләр бернинди борчу-мәшәкатьсез дә яши ала икән бит. Әлбәттә, туганнарым, таныш-белешләрем миннән йөз чөерде, мин хыянәтче, сатлыкҗан дип саныйлар. Әмма миңа барыбер – мин үземне кайгырта, ярты сүздән аңлый торган, мине акча табучы робот буларак кына түгел, ә яраткан кеше итеп кабул итүче хатын-кыз белән бәхетле тоям.