news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Биш балалы гаиләдә фаҗига: Исерек ата өйгә ут төрткәч, ике кыз янып үлгән

news_top
Биш балалы гаиләдә фаҗига: Исерек ата өйгә ут төрткәч, ике кыз янып үлгән
Фото: https://buryatia.sledcom.ru

2 мартта кич белән Бурятиянең Иволга районындагы Поселье авылында агач өй яна. Янгында 6 һәм 9 яшьлек ике кыз бала һәлак була. Балаларның атасын һәм анасы хастаханәгә китергәннәр, алар пешкән. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Якынча белешмә буенча, янгын ут төртү аркасында чыккан, ут өй эчендә башланган.

Бурятия буенча Тикшерү идарәсе белешмәсе буенча, бу өйдә балигъ булмаган яшьтәге 5 балалы гаилә яши. Янгын чыкканда балаларның өчесе хастаханәдә ята.

Фаҗига булган кичтә өлкәннәр хәмер эчә. Исерек әти бензин сибеп, өй эченә ут төртә. Ике кызы урында ук үлә, ир белән хатын бик каты пешә, алар авыр хәлдә хастаханәдә ята.

Җинаять эше ачылган, тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар