Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Биш балага һәм хатынына пычак белән ташланган әти кешене атып үтергәннәр

news_top_970_100
Биш балага һәм хатынына пычак белән ташланган әти кешене атып үтергәннәр
https://pixabay.com/

Петербургта биш нәни балага һәм хатынына пычак белән ташланган ир-атны полиция хезмәткәре атып үтергән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

21 июльдә төнлә белән Кояшлы бистәсендә 45 яшьлек ир-ат хатынына пычак белән һөҗүм итү турында полициягә хәбәр итәләр. Өйдә биш нәни бала да була. Аларның кечесенә 1 яшь, олысына 11 яшь. Куркуга калган хатын балалары белән бер бүлмәгә кереп бикләнә һәм ярдәм сорый.

Урынга тиз арада полиция хезмәткәрләре килә. Исерек ир-ат алар янына чыга, аның кулында пычак була. Ул хокук саклаучыларга да һөҗүм итә башлый, дип сөйләгәннәр полициядә.

Ир-атка пычагын ташларга кушып кычкыралар, тик ул әйләнә-тирәдәгеләрнең барысына да ташлануын дәвам итә. Аның хатыны да «пычагыңны ташла» дип үтенә. Тик алкоголь һәм агрессиядән котырынган ир-ат беркемне тыңламый, полиция хезмәткәрләренә һөҗүм итә.

Хокук саклаучылар кисәтү өчен һавага ата. «Полиция хезмәткәре гомеренә реаль куркыныч янау сәбәпле, «Полиция турында» федераль закон нигезендә табель коралын куллана һәм ата», дигәннәр ведомствода.

Ядрә исерек ир-атның күкрәгенә тия, урынга ашыгыч ярдәм чакыралар. Ләкин табиблар аның гомерен саклап кала алмый.

Мәрхүмнең берничә тапкыр хөкем ителгән кеше булуы билгеле. Хатыны һәм балалары зыян күргәнме икәне хәбәр ителми.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100