Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Биш бала, аларның авырлы анасы, ярдәмгә килгән алты табиб сөрем газы белән агуланган

news_top_970_100
Биш бала, аларның авырлы анасы, ярдәмгә килгән алты табиб сөрем газы белән агуланган
"Татар-информ" архивы

Волгоград өлкәсендә 5 бала, аларның авырлы анасы үз өйләрендә сөрем газы белән агуланып үлә язган. Аларга ярдәмгә килгән табиблар да агуланган. Шулай итеп барлыгы 12 кеше зыян күргән. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Гадәттән тыш хәл 5 мартта Волжск шәһәрендәге бер фатирда була. «Ашыгыч ярдәм»не 22.48 сәгатьтә чакыралар. 8дән 17 яшькә кадәрге балалар, көнбагыш ашагач хәлебез китте, дип зарлана. Бирегә 6 бригада ашыгыч ярдәм табиблары килә. Беренче бригада фатирга керә һәм идәндә аңсыз ятучы балаларны күрә. Балаларның ата-анасы һәм туганнары да өйдә була. Алар, базарда көнбагыш алып ашагач, шулай агуландык, дип сөйли.

«Ярдәм күрсәткән чакта, без дә үзебезне начар хис итә башладык. Баш әйләнә, авызда металл тәме, тамак кыра», – ди табиб.

«Ашыгыч ярдәм» хезмәткәре носилка алырга дип урамга чыга һәм аңын югалтып егыла. Фатирга кереп чыккан башка табиблар да шул хисләрне кичерә.

«Миңа бүлмәдә бер малай булуын әйттеләр. Аның янына чаптым. Минем алдымда аның бабасы аңын югалтып егылды, аңа ярдәм күрсәтмәкче булдым, үземнең дә хәлем китте. Аннары авырлы әни кеше керде. Ул да хәлсез. Авырлы хатынны тотып калганымны, машина йөртүче малайны алганын хәтерлим. Аннары урамда гына аңыма килдем», – ди фельдшер.

Табиблар балаларны да, бер-берсен дә коткарган. Узып баручы кешеләр дә ярдәм иткән.

«Без соңрак килдек. 9 яшьлек кызга ярдәм күрсәтә башладык. Һәр бригада бер пациентны карады. Газ чыкканын аңлагач, тәрәзәләрне ачтык. Балаларны ашыгыч рәвештә урамга алып чыгып, машиналарга утырттык», – ди тагын бер табиб.

Пациентларның берсе туганнары өчен генә түгел, табиблар өчен дә борчыла. «Малайга «ашыгыч ярдәм» машинасында хәл керә башлады. Ул елап җибәрде. «Бик зур рәхмәт сезгә. Үлмәгез, минем белән булыгыз. Мин, үскәч, табиб булам, бөтенегезне коткарам», – ди», – дип искә ала табиблар.

Аннары табиблар агуланучыларны хастаханәгә тапшыра, үзләре дә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә.

Күп балалы Галина сүзләренчә, балалар елаша башлаган. «Алар белән ни булганын аңламадык. Бер ис тә булмады. Табиблар чакырдык. Аларга рәхмәт», – ди ул.

Волгоград өлкәсенең баш токсикологы Сергей Ларионов балалары турында сөйләгән. «Безгә 5 бала, аларның анасы килде, алар «сөрем газы белән агулану» диагнозы белән иде. Балаларның хәле уртача авырлыкта, хатын-кызныкы канәгатьләнерлек. «Ашыгыч ярдәм» хезмәткәрләре дә җиңелчә дәрәҗәдә агуланган. Аларга ярдәм күрсәтелде. Сөрем газы – тыныч үтерүче. Аның төсе дә, исе дә юк. Баш әйләнә, хәл бетә, күз алды караңгылана – бу билгеләр агулану турында хәбәр итә. Аннары кеше аңын югалтырга, көзән җыерырга мөмкин. Тиз арада медицина ярдәме сорарга кирәк», – ди ул.

Тикшерү комитеты һәм прокуратура тикшерү башлаган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100