Биш айлык улы ачтан үлгән: әни кеше, дүрт баласын өйдә бикләп, берничә көнгә чыгып киткән
Норильск шәһәрендә биш айлык бала һәлак булганнан соң, гаиләне күзәтергә тиешле органнарның эшен тикшерә башлаганнар. Бу хакта Красноярск крае прокуратурасына сылтама белән «Комсомольская правда» яза.
Якынча мәгълүматларга караганда, 2025 елның декабрь уртасында 35 яшьлек хатын-кыз танышларына киткән һәм берничә көн буе өенә кайтмаган. Фатирда дүрт баласы: биш айлык малай, бер һәм ике яшьлек кызлар һәм аларның 15 яшьлек апалары калган. Әни кеше аларга ашарга калдырып китмәгән. Кечкенә балаларны берничә көн буе үсмер кыз караган.
Балалар 14 декабрьдән 17 декабрьгә кадәр фатирда үзләре генә булган. 17 декабрьдә, көндез, 15 яшьлек кыз әнисенә шалтырата һәм биш айлык энесе суламый башлавы турында әйтә. Хатын-кыз «ашыгыч ярдәм» чакырта, әмма табиблар баланың үлемен генә раслый. Бала озак вакыт ач тору аркасында үлгән булырга мөмкин.
Ике кечкенә кызны хастаханәгә алып киткәннәр, аларга медицина ярдәме күрсәтелгән. Олы кызны социаль приютка урнаштырганнар.
Бу гаиләдә элек тә проблемалар булган. Ноябрьдә әни кешене, ата-ана вазифаларын тиешенчә башкармаган өчен, административ җаваплылыкка тарткан булганнар. Олы кызы мәктәпкә йөрмәгән булган. Шуннан соң гаиләне социаль-мәгариф үзәгендә исәпкә куйганнар.
Декабрьдә фатирга белгечләр килгән булган. Алар фатирда балалар берүзләре эчтән бикләнеп утыруын, өйдә олы кешеләр булмавын ачыклаган. Әмма бернинди дә чаралар күрелмәгән. Белгечләр балалар белән ишек аркылы сөйләшкән дә, кайтып киткән.
Моннан тыш, хатын-кыз яңа туган улын поликлиникага профилактик тикшеренүләргә дә йөртмәгән. Медицина оешмасы бу хакта балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенә хәбәр иткән.
Красноярск крае буенча Тикшерү комитеты раслаганча, хатын-кызга биш айлык баласы үлү турында олы кызы хәбәр иткән. Тикшерү мәгълүматлары нигезендә, әни кеше бу вакытта танышында кунакта булган. Хатын-кыз гаебен таныган.
Өч кечкенә баланың әтисе төзәтү оешмасында җәза срогы уза. Әни кешегә карата җинаять эше ачылган. Хатын-кызны кулга алганнар. Ул прокуратураның махсус контролендә.
Шул ук вакытта гаиләдәге хәлне белгән, әмма фаҗигане кисәтмәгән кешеләрнең гамәлләрен дә тикшерәләр, диелә хәбәрдә.