news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Биш айлык баланы атасы кыйнап үтергән

news_top
Биш айлык баланы атасы кыйнап үтергән
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Мәскәү өлкәсендәге Люберцы шәһәрендә 5 айлык кыз бала һәлак булган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Малаховка бистәсендә яшәүче ир-ат нәни кызын кыйный. Бала мәетендә бик күп травмалар булуы ачыклана.

«5 айлык кыз атасы кыйнаганнан соң үлгән. Аның башында һәм кулларында травмалар күп булуы билгеләнде», – дигән телеканал чыганагы.

Хәзер эшне полиция тикшерә. Баланың атасы тоткарланган. Якын арада аңа карата чикләү чарасы билгеләнәчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар