Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Биржада акча эшләргә маташкан Татарстан фермеры алты миллионыннан колак каккан

52 яшьлек эшмәкәр туганнарыннан бурыч алып, кредит акчаларын файдаланып, шәхси кабинетындагы хисабына акча сала.

news_top_970_100
Биржада акча эшләргә маташкан Татарстан фермеры алты миллионыннан колак каккан
https://pixabay.com/

Буа районында яшәүче бер фермер биржада акча эшләмәкче булган. Тик аны алты миллион сумга алдаганнар. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр иттеләр.

52 яшьлек фермер полициягә мөрәҗәгать итә. Ул акчаларын югалтуы турында сөйли. Берничә ай элек бу ир-атка чит кеше шалтырата. Ул үзен «брокер» дип таныштыра һәм биржада акча эшләргә тәкъдим итә. Сәүдәгә керү өчен кимендә 200 доллар кертем кертергә кирәк була.

Фермер моңа ризалаша. Тик ул компьютерны яхшы белмәвен әйтә һәм шалтыратучы чит кешене «финанс ярдәмчесе» итеп яллый. Шуннан соң бу «брокер» сәүдә сайтында фермер исеменнән шәхси кабинет ясый һәм читтән торып күзәтә башлый.

Берничә көннән фермер беренче табышын да ала. Шуннан соң «ярдәмче» тагын да күбрәк сумма кертергә тәкъдим итә. Татарстан фермеры ризалаша һәм хисапка дүрт миллион сум чамасы акча сала. Бу акчаның ике миллионын ул энесеннән әҗәткә алып тора. Миллион ярымын кредит акчаларыннан сала.

Зур транштан соң, фермерга 90 мең доллар акчасын чыгарырга мөмкинлек бирәләр. Ләкин моның өчен 600 мең сум чамасы процент түлисе һәм 140 мең сум чамасы банк комиссиясе калдырасы була. Фермер кирәкле сумманы күчерә. Шуннан соң аферистның телефоны тынып кала — ул шалтыратуга җавап бирми.

Шулай итеп Татарстан фермеры алты миллион сумнан артык акчасын югалта. «Урлау» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100