Бирсә дә бирә икән сынауларын… - 1 өлеш (Сәлия Гарифуллина)
Гаҗәеп чибәр бу ханым үз гомерендә шулкадәр кайгы-хәсрәткә дучар булгандыр, дип һич уйламассың да.
Башы.
Һинд гүзәлләренә хас булганча, бераз тулырак түгәрәк йөзле, зур кара күзле, озын керфекле, чем-кара чәчле, сылу гәүдәле ханым иде ул. «Кайдан килгән татарга шундый чибәр?» — дип еш кына уйлана идем үз алдыма. Беркадәр вакыттан соң ачыкланды. Әнкәсе заманында таҗик кешесенә кияүгә чыккан булган икән. Ике милләт кушылу нәтиҗәсендә пәйда булган да инде шундый сылу. Кызганыч, язмыш кына бик иркәләп бармаган үзен. Халык әйтсә, хак әйтә. Чибәр булып түгел, бәхетең белән дөньяга кил, диләрме әле. Дөресе шулдыр.
…Кыз бала анасы язмышын кабатлаучан, дип тә өсти кайберәүләр. Тулысынча килешеп бетмәбез, төрле хәлләр була. Эчкече хатынның кызы кайчак менә дигән егеткә тап була. Ифрат яхшы, тәрбияле гаиләдә үскән баланың исә каты куллы, миһербансыз бәндәгә юлыгуы ихтимал. Гөлшаян исә (исемнәр үзгәртелде) кече яшьтән авылдагы әбисе карамагында була.
Сәбәбе — әнисе Мәдинәнең шәхси тормышы һич кенә дә җайланмый. Унтугыз яшьлек чагында ук Таҗикстан якларына барып чыккан була ул. Шуннан авылга кунакка кайткан бер түтәй үтереп мактый андагы яшәешне. Рәхәт, җылы, кышкы кием кирәкми. Ул җиләк-җимешне әйткән дә юк. Оҗмах, кыскасы. Мәдинәне шул тарафларга юлланырга өнди. Эшкә урнашырсың, әнкәңә ярдәмләшеп торырсың, имеш. Ошатмасаң, теләсә кайсы вакытта кире кайтып китә аласың…
Сылуның күңеле тартмаса да, өч баласын ялгыз тәрбияләгән анасы күнә. Сугыштан соңгы авыр еллар. Мәдинә — иң олы баласы. Энекәшләре әле яңа кул арасына керә башлады. Кем белә, бәлки бәхете шул яклардадыр? Кызын үгетләп, теге түтәйгә ияртеп, күз яшьләре белән озатып кала әни кеше.
Ә чынында… Берни күрмәгән-белмәгән авыл кызын олы гына яшьтәге бай таҗикка сатарга вәгъдәләшкән булган ләбаса алыпсатар түтәй. Тиешле акчасын алуга, төн кошыдай юкка да чыга. Гаҗизләнеп калган бичара кыз нишләргә дә белми. Авылга кайтып китәр иде, акчасы юк. Кешедән дә оят. «Кайтып та җиткән, юньле юлда йөрмәгәндер», диярләр. Үзеннән егерме яшькә олы ир узаманына кәләш булу да… Ай, Аллам. Ниләр генә кылсын соң инде. Язмыштан узмыш юктыр, күрәсең. Шул рәвешле таҗик хатыны сыйфатында, тәкъдиргә буйсынып, гомер кичерергә мәҗбүр була Мәдинә. Бәхетенә, ире алай начар кеше булмый, чибәрен хөрмәтли, өрмәгән җиргә утыртмый. Бүләкләргә күмә. Авылдагы газизләренә ара-тирә ярдәмләшергә дә рөхсәт итә.
Гаиләдә бер-бер артлы ике нарасый дөньяга килә. Яшәү шартлары да искиткеч. Ир кеше зур урын били, акчаны «көрәп ала». Йорт — хан сараедай. Җаның ни тели, шул бар. Тик… сөю уты кабынмый яшь ханым йөрәгендә. Яшь аермасы шактый. Бөтенләй башка милләт, гореф-гадәт, көнкүреш. Чит-ят дөнья… Бераз тернәкләнеп алгач, Мәдинә иреннән аерылырга карар итә. Бик озак үгетли гаилә башлыгы яшь хатынын. Чын-чынлап ярата ич ул гүзәлен. Тик бушка. Ханым үҗәтлеген куа. Дөрес адымга барамы ул, ялгышамы, анысын кем белә…
Дәвамы бар.