news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Бирешмәдең, башың имәдең...» – Рүзәл Минһаҗев батырларча һәлак хәрбигә шигырь багышлаган

news_top
«Бирешмәдең, башың имәдең...» – Рүзәл Минһаҗев батырларча һәлак хәрбигә шигырь багышлаган
Фото: "Татар-информ" архивы

Махсус хәрби операция зонасына күп тапкырлар ярдәм илткән шагыйрь Рүзәл Минһаҗев социаль челтәрдәге сәхифәсендә кайгылы хәбәр җиткерә.

«Кайгы җиле тагын капка шакый…

Мөслим егете, махсус хәрби операция зонасында мобилизация буенча хезмәт иткән Софронов Александр батырларча һәлак булды. Сашаның гаиләсенең, туганнарының ачы кайгысын уртаклашабыз. Кайгыда бергә булыйк!» – дип яза ул.

Шагыйрь күңел әрнүен шигырьгә дә салган.

«Позывной – «Софрон»!!!

Ятим язмыш үзенекен итте,

Син корбаны идең – Сафрон.

Бәхетләргә лаек булмадың шул,

Язмыш насыйп итте – яу кырын...

Йөрәгеңдә утлар янганда да

Бирешмәдең, башың имәдең.

Күңелеңнән каннар тамганда да,

«Мин – бәхетсез бала», – димәдең...

Көтмәгәндә Тимерҗан абыйлар

Алды сине назлы кочакка.

Бар борчулар артта калдылар күк,

Син бәхетле идең ул чакта...

Ямьле Ык буена нигез салып,

Матур итеп өйләр кордыгыз.

Бәхетсезлек булып янгын чыгып,

Ут эчендә калды йортыгыз...

Тик шулай да, Аллаһ көче белән,

Бу нигездә кабат гөл тамды.

Халык ярдәм итте, төзекләнде,

Кайгы-сагыш читкә юл алды.

Җир өстенә авырлыклар килгәч,

Еракларга сине озаттык.

Күпме сакларга дип тырышсак та,

Югалттык шул бүген, югалттык...

Күз яшенә түзә алмас күзләр,

Түзә алган – бары йөрәктер...

Тормыш нуры булган ЕГЕТЛӘРСЕЗ

Яшәргә соң кемнәр өйрәтер???

Күңелем кояшы нурын сипмәс,

Тоташ явар кайгы яңгырым.

Хәтер саклар мәңге, онытмыйча,

Шат күңелле Александрым,

Бәхил бул син – «Софрон», Александрым...»

Рүзәл Мингазов.

10.08.25.

22.39.

Метрәй...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар