«Лосиная муха» дип аталган бөҗәкне еш кына талпан белән бутыйлар. Аны Мәскәү урманнарында һәм урман-паркларында беренче тотрыклы салкыннарга кадәр очратырга мөмкин. Бу турыда «РИА Новости» агентлыгына биолог Дмитрий Сафонов сөйләгән.
«Лосиная муха» – аны башкача аны «болан канэчкече» дип тә атыйлар. Исеменнән үк, мөгаен, аңлашыладыр: ул кан суыра торган ике канатлы бөҗәк. Тәне яссы, аяклары ябышып тора торган. Алар очканда, хуҗага, ягъни кешегә яки хайванга кунгач, канатларын салып ташлыйлар. Шуңа күрә кешеләр аларны еш кына талпаннар белән бутый», — диде Сафонов.
Белгеч болан канэчкеченең тешләве бик авырттыра, дип билгеләп үтте. Моңа бөҗәкнең авыз аппараты төзелеше сәбәпче: ул, черки тешләгәндәге кебек, тирене тишми, ә кисеп керә. Биолог ачыклап үткәнчә, бу бөҗәкләрнең селәгәендә кан оешуга комачаулый торган антикоагулянтлар бар, алар тешләгәннән соң тиренең ярсуын көчәйтә.
Гадәттә болан канэчкечләре җәй ахырында активлаша, әмма 2026 елда җылы һава торышы аркасында аларның активлык чоры иртәрәк башланган, диде Сафонов.
«Ул август ахырында башлана һәм, башка бөҗәкләрнеке кебек үк, беренче тотрыклы салкыннарга кадәр дәвам итә. Быел җәй җылы булу аркасында аларның очышы август урталарында ук башланды», — ди белгеч.