
Май уртасы җитте, һава торышы һаман тотрыксыз, ә Чаллы бакчачылары уйга калган: нәрсәне инде ачык туфракка утыртырга була, ә нәрсә өчен әле иртәрәк? Бу турыда «Челнинские известия» яза.
Биолог Габделхәй Самигуллин сөйләвенчә, ул инде теплицадан алынган помидор үсентеләрен ачык туфракка утыртып өлгергән. Моннан тыш, ул кабак, борчак, кабачки, швед шалканы (брюква), чөгендер, кукуруз һәм турнепс орлыкларын да чәчкән.
«Мин тыгызлап утырту ысулын кулланырга киңәш итәм. Әйтик, суган яки кишер рәтләре арасына редис утыртып була. Бу очракта уңышны иртәрәк җыеп алырга мөмкин, һәм участокта урын да бушап кала. Иң мөһиме – үсемлекләрнең бер-берсе белән «дус» була алуын белү», – ди ул.
Кәбестәне ачык туфракка, әмма каплый торган материал астына утырту тәкъдим ителә.
Сәмигуллин карбыз, кавын кебек башка үсемлекләрне органик ашлама (черемә) кертелгән туфракка якынча 1-2 атнадан утыртырга планлаштыра. Әлегә карбыз һәм кавын теплицада үсә, беренче яфракларын чыгарганнар инде.
«Утырту урыннарын ел саен алыштыруны онытмагыз: бер үк культураны берничә ел рәттән шул ук урынга утыртмагыз. Бу – туфракта корткычлар һәм авырулар җыелудан саклый», – ди эксперт.