Биолог ландышларның үлемгә китерергә мөмкин булган куркынычы турында кисәтте. Бу турыда «РИА Новости» яза.
Биология фәннәре кандидаты Алексей Филин белдергәнчә, энҗе чәчәк (ландыш) үсемлегенең согы һәм җимешләре кеше организмына кергән очракта йөрәк тукталуга китерергә мөмкин.
Аның сүзләренчә, Мәскәү төбәгендә ландышлар май–июнь айларында барлыкка килә.
«Киң таралган май ландышы бик агулы, шул ук вакытта ул рәсми медицинада да кулланыла, чөнки анда йөрәк гликозидлары бар. Үсемлекнең җимешләрен яки согын эчкә куллану йөрәк тукталуына китерергә мөмкин», – дип аңлаткан белгеч.
Биолог шулай ук кыргый табигатьтә үсемлекләрне җыюдан сак булырга чакырды.
«Нинди үсемлек икәнен белмәсәгез, аны тотмау хәерле. Матур гына бер бәйләм, кызганычка каршы, сәламәтлек өчен бик зур проблемаларга китерергә мөмкин», – дип өстәгән ул.