Кигәвеннәр башка бөҗәкләргә караганда авырттырыбрак тешли, чөнки аларның авыз аппараты тирене кисеп керергә сәләтле. Бу хакта «РИА Новости» биолог Дмитрий Сафонов сөйләгән.
«Кигәвен тешләве бик авырттыра. Черкиләрдән яки чебеннәрдән аермалы буларак, кигәвеннәрнең авыз аппараты кисүгә җайлашкан. Ул бик үткен пластиналардан тора. Кигәвен тешләгәндә, канга кадәр барып җитү өчен, тирене турыдан-туры кисә», — дип аңлаткан Сафонов.
Мондый тешләү кискен, яндырып торган авырту китерә, еш кына кан китү һәм шеш барлыкка килергә мөмкин.
«Күрәсең, бу — барлык бөҗәкләр арасында иң авырттыра торган тешләүдер», — дип билгеләп үткән биолог.