news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әбинең сәламәт аягын ботыннан кисеп ташлаганнар

Пенсионер хатынның уң аяк табанында гангрена башланган булган.

news_top
Әбинең сәламәт аягын ботыннан кисеп ташлаганнар

Воронежда олы яшьтәге хатынның сәламәт аягын ампутацияләгәннәр. Табиблар әбинең авыру аягын кисәргә тиеш булган. Хәзер аның туганнары хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткән. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Воронеждагы матбугат чаралары әбинең уң аяк табанында гангрена башлаган дип яза. Олы яшьтәге хатынның кан тамырлары авыру булган, шуңа күрә аягы белән проблемалар килеп чыга. Әбигә аягының гангрена башланган урынын ампутацияләү өчен юллама бирәләр.

Ләкин әби операциядән чыккач, коточкыч хәл ачыклана. Пенсионер хатынның сәламәт аягын ботына кадәр кисеп атканнар. Туганнары шул хакта сөйли.

«Тикшерү комитеты процессуаль эшләр башлады. Документлар алынды, судмедэкспертиза билгеләнде. Тикшерүчеләр медицина хезмәткәрләрен, әбинең туганнарын, аның белән палатада яткан кешеләрне сораштыра», — дип әйткәннәр Воронеж өлкәсе буенча Тикшерү комитеты идарәсенең матбугат хезмәтендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар