Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әбинең кочагында борчу-мәшәкать онытыла»: Гадел Вафинның әбисенә йөз яшь тулган!

Татарстанның элеккеге сәламәтлек саклау министры Гадел Вафинның әбисенә йөз яшь тулган. Юбилей бәйрәмендә Гадел Вафинның туган-тумачалары җыелган. Бу хакта ул инстаграмдагы битендә язган.

news_top_970_100
«Әбинең кочагында борчу-мәшәкать онытыла»: Гадел Вафинның әбисенә йөз яшь тулган!
https://www.instagram.com/vafinadel/

Барыбыз да бу көнне көттек, әбиебезгә 100 яшь тулды! Гаилә бәйрәменә барлык туган-тумача җыелды. Истәлекләрне өчен камерага яздырып алдык.

Истә калганнарымнан: «Әбинең кочагында борчу-мәшәкать онытыла. Әбинең кочагы әнинең һәм якыннарның яклавын-саклавын хәтерләтә!». Әбием һәр кеше белән уртак тел таба белә, без аны «бизнес-вуман» дип атыйбыз.

Әбиебез хезмәт сөюячән, әни, әби, зур әни, хатын-кыз. Ул чын мәгънәсендә бәхетле кеше, чөнки әбием бәйрәм табынына килгән һәр кунакны елмаеп каршы алып, сөенеп утырды. Безнең уңышларыбызда аның да өлеше бар.

Барлык туганнарыма, якыннарыма рәхмәт» — дип язган Гадел Вафин.

Инстачылар да котлауларга кушылган: «Без дә шундый җылы котлауларга кушылып әбигә һәм якыннарыгызга исәнлек-саулык теләп калабыз!», «Әбиегезгә саулык-сәламәтлек телибез. Гаиләгез — үрнәк», «Аллаһы Тәгалә разый булсын, нинди матурлык!», «онык булу — ул шундый шатлык», — дигәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100