Билл Гейтс коронавирусның кайчан бетәчәген әйтте
Аның сүзләренчә, кешеләр коронавирус турында һәр көз саен COVID-19 һәм грипп вакцинасы алган чакта гына искә төшерәчәк.
Коронавирус пандемиясенең «кискен фазасы» 2022 елда бетәчәк, ди Microsoft оешмасына нигез салучы Билл Гейтс. Бу турыда РЕН ТВ яза.
«Бер-ике елдан сез вирус турында бары тик һәр көз саен COVID-19 һәм грипп вакцинасы алган чакта гына искә төшерерсез дип өметләнәм», — дигән ул GatesNotes блогында.
Моннан тыш, Гейтс «омикрон» штаммы белән авыруның артуы «куркыныч» дигән.