Билл Гейтс коронавирус пандемиясе кайчан бетәсен әйтте
Microsoft хуҗасы вакцинаны тиз-тиз ясау да куркыныч булырга мөмкин дип саный.
Covid-19 вирусы пандемиясе әле тагын ике ел ярым чамасы дәвам итәргә мөмкин. Бу турыда Microsoft корпорациясенә нигез салучы Билл Гейтс Wired басмасына интервьюда әйткән. «Татар-информ» шул хакта язды.
«Бай дөнья бу әйберне (пандемияне — Т.И.) 2021 ел азагына җиңәр, ә бөтен дөнья 2022 ел азагына», — дип фаразлый эшмәкәр һәм хәйрияче.
Гейтс фикеренчә, 2020 ел башындагы тормышка кире кайту өчен еллар таләп ителә. «Бу Беренче Бөтендөнья сугышы да, Икенче Бөтендөнья сугышы да түгел. Ләкин аның тискәре нәтиҗәләренең масштаблары шуңа тәңгәл килердәй», — ди ул.
Шул ук вакытта миллиардер вакцинаны тиз генә ясау куркыныч һәм нәтиҗәле булмаган препаратларны хуплауга китерергә мөмкин дип борчыла.