Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Билл Гейтс хатыныннан аерыла

Билл Гейтс һәм Мелинда Френч 27 ел бергә яшәгәннәр. Аларның өч балалары бар.

news_top_970_100
Билл Гейтс хатыныннан аерыла
Getty Images/AFP

Американың Microsoft корпорациясенә нигез салучы Билл Гейтс һәм аның хатыны Мелинда аерылышу турында белдерделәр. Бу турыда Гейтс дүшәмбе көнне үзенең Twitter сәхифәсендә урнаштырган, дип хәбәр итә ТАСС.

 «Озак уйлаганнан без никахны өзәргә карар кылдык», — диелә язмада. Билл һәм Мелинда Гейтс сүзләренчә, алар «алга таба парлар сыйфатында үсеш» булачак дип санамыйлар. Шул ук вакытта алар үзләре төзегән хәйрия фондында бергәләп эшләүләрен дәвам итәчәкләрен белдергәннәр.

Билл Гейтс һәм Мелинда Френч 1994 елда өйләнешкәннәр. Аларның өч балалары бар.

«27 ел эчендә без өч искиткеч бала үстердек һәм бөтен дөнья буйлап кешеләргә сәламәт һәм продуктив яшәргә ярдәм итә торган фонд булдырдык», — дип белдергәннәр парлар.

 Хәбәрдә аерылышу процессының финанс ягы ачыкланмый. Билл Гейтс якынча 130,5 млрд доллар байлыгы белән Forbes журналы версиясе буенча дөньяның иң бай кешеләре исемлегендә дүртенче урында тора. Forbes басмасы Мелинда Гейтсны 2020 ел нәтиҗәләре буенча дөньяның иң абруйлы хатын-кызлар исемлегендә бишенче урынга куйган.

2000 елдан бирле парлар татарфыннан җитәкләнгән хәйрия фондының да якынча 50 млн доллар акчасы бар. Оешма эшенең төп юнәлешләренә үсеп килүче илләрдә куркыныч авыруларга каршы көрәш, АКШта сәламәтлек саклау һәм мәгариф өлкәсендәге программалар керә. Фонд коронавирустан вакцина эшләүгә һәм пандемия шартларында халыкка ярдәмгә йөз миллион доллар акча бүлеп биргән.

Билл Гейтс һәм Пол Аллен тарафыннан 1975 елда нигез салынган Microsoft компаниясе төрле җиһазларны — персональ компьютерлардан алып кәрәзле телефоннарга кадәр программа белән тәэмин итү буенча дөньяда иң эре җитештерүчеләрнең берсе булып санала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100