Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Билгесез ир-ат имам йортын яндырмакчы булган

news_top_970_100

Ростов өлкәсендә узган төндә билгесез кеше төбәктәге баш имам Мөхәммәт Бикмаев йортын яндырырга омтылган. Бу хакта «Mash» Telegram-каналы хәбәр итә.

Ут төртүче Төркестан урамындагы мәчеттән 190 метр ераклыкта яшәүче имамның өенә кайтуын көтеп торган. Йортта яшәүчеләр йоклап киткәч, җинаятьче тәрәзәгә Молотов коктейлен ташлаган. Янгынны оператив рәвештә сүндергәннәр. Имам сүзләренчә, зыян күрүчеләр юк, ул үзен яхшы хис итә.

Имам 2024 елның җәендә Ростов-Донда Тикшерү изоляторын кулга төшерүчеләр белән сөйләшүләрдә катнашкан, аларны коралларын ташларга һәм тоткыннарны азат итәргә күндергән булган. Ул вакытта 9 тоткын, камералардан чыгып, хезмәткәрләргә һөҗүм иткән иде. Штурм барышында 4 террорчыны юк иттеләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100