Билгесез ерткыч дистәләрчә кәҗәне ботарлап ташлаган
Авыл халкының хайваннары югала башлаган.
Башкортстанда Архангельское авылы халкы билгесез ерткычтан интегә. Авылда әлеге ерткыч инде дистәләрчә кәҗәне ботарлап ташлаган. Бу турыда bash.news хәбәр итә.
Берничә хайванның ничек югалганын да белмиләр. Авыл халкы ишекләрен йозакка бикләп йөри башлаган. Кешеләр хайваннар югалганын иртәнге якта ачыклыйлар икән.
Моңа кадәр күрше авылда да шактый хайван югалган булган.
Бүреләр авылга кыш көнендә һөҗүм итә. Җәй көне бүре түгелдер дип уйлыйлар. Әлегә билгесез ерткычның аппетиты арта бара, диелгән әлеге хәбәрдә.