Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Билгеле җырчының хатыны авариядә имгәнеп үлгән

Красноярск өлкәсендә юл һәлакәтендә Ярослав Сумишевский үзе җиңелчә имгәнә, хатыны Наталья комага китә, Россия десантчылар берлеге рәисе Александр Гуляков урында ук үлә.

news_top_970_100
Билгеле җырчының хатыны авариядә имгәнеп үлгән
Маргарита Захарова

Җырчы Ярослав Сумишевский инстаграмдагы сәхифәсендә хатыны Наташаның һәлак булуын хәбәр иткән. «Наташенька безнең белән юк инде. Аның йөрәге туктады», — дип язган ул.

Юл һәлакәте 29 гыйнварда Ачинск — Ужур — Троицкое юлында була. Toyota Highlander машинасы Scania йөк машинасына бәрелә. Ул газ ташый торган цистерна була. Цистерна юл кырыена төшеп китә. Toyota Highlander автомобиле үзен куып җиткән Suzuki Grand Vitara автомобиленә дә бәрелә.

Toyota Highlander белән Россия десантчылар берлеге рәисе Александр Гуляков идарә итә, ул урында ук һәлак була. Салонда танылган җырчы Ярослав Сумишевский һәм аның хатыны Наталья да утырган.

Ярослав Сумишевский Солгон авылында чыгыш ясарга бара торган булган. Артист килеп җиткәнче авылдагы чараның тантаналы өлешен ачып җибәргәннәр. Фаҗига булганын белгәч, концертны туктатканнар.

Ярослав Сумишевский үзе бер атна хастаханәдә ятып чыга, аннары терелүен хәбәр итә. 

Натальяны февраль башында санавиация белән Красноярск хастаханәсенә китерәләр. 6 февральдә аның үлүе билгеле була, дип яза «Комсомольская правда».

Ярослав Сумишевский һәм аның гаиләсенең дусты, җырчы Марина Девятова бу хәлдән шокта булуын РЕН ТВ га әйткән. «Барыбыз да шокта. Наташа терелер дип уйлаган идек, ул бик көчле кеше иде», — ди Марина.

Натальяга 38 яшь булган. Авариядә ул бик җитди имгәнгән һәм комага киткән. Җырчы үзе җитди имгәнмәгән. Ярослав белән Наташаның нәни улы Мирослав әнисез калган.

Ярослав Сумишевский — җырчы, музыкант, телевидение алып баручысы, YouTube «Алтын төймә» иясе. Ул интернетта видеороликлар куеп, танылды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100