news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Билгеле хирург-гинеколог операция ясаганда үлгән

news_top

Рязань хирургы Владимир Осипов операция өстәле янында үлгән. Бу турыда Рязань басмасы яза.

Рязань өлкә клиник хастаханәсенең Гинекология, аз инвазияле һәм пластик хирургия бүлеге җитәкчесе Владимир Осипов үлеме турында хәбәрне өлкәнең Сәламәтлек саклау министрлыгы раслаган.

Осипов Рязань дәүләт медицина университетын тәмамлаган, 2002 елдан бирле Рязань өлкә клиник хастаханәсенең Гинекология, аз инвазияле һәм пластик хирургия бүлеген җитәкли. 

Ул бөтен төрдәге эндоскопик (лапароскопия һәм торакоскопия) һәм классик операцияләрне башкарган.

Хезмәттәшләре аның операция ясаганда үлүен әйтте, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар