news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Билгеле радиостанциянең элеккеге хуҗасы парашюттан сикергәндә һәлак булган

news_top
Билгеле радиостанциянең элеккеге хуҗасы парашюттан сикергәндә һәлак булган
"Татар-информ" архивы

Мәскәү өлкәсенең Коломна шәһәре янында Коробчеев аэродромында парашют белән сикергәндә Рязаньда билгеле эшмәкәр Сергей Цыганов һәлак булган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Сергей Цыганов – «Европа+ Рязань» һәм «Русское радио – Рязань» радиостанцияләр челтәренең элеккеге хуҗасы – 13 июньдә үлә, диелә хәбәрдә.

Ул соңгы елларда «Инвитро» лабораторияләр челтәре белән идарә иткән.

11 июньдә эшмәкәр төркем составында Ми-8 вертолетында күккә күтәрелә. Аннары шуның бортыннан парашют белән сикерә. Парашют ачыла, тик җиргә төшкән чакта 52 яшьлек Цыганов тиешле биеклекне уздыра һәм җиргә килеп бәрелә.

Бик күп травмалар алган эшмәкәрне хастаханәгә илтәләр, тик табиблар аны коткара алмый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар