news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Билгеле музыкант һәм актер Петр Мамонов вафат

Ул Павел Лунгинның «Такси-блюз», «Царь», «Остров» фильмнарында уйнады.

news_top
Билгеле музыкант һәм актер Петр Мамонов вафат
Владимир Васильев

Актер, музыкант Петр Мамонов 70 яшендә коронавирустан соң өзлегүләрдән вафат булган. Аның белән хушлашу 17 июльдә Дон монастырендә була. Бу турыда РИА Новости мәрхүмнең хатыны Ольгага сылтама белән хәбәр итте.

Мамоновны аларның гаиләсе соңгы 25 елда яшәгән Верейдагы зиратка җирлиләр.

1 июльдә Петр Мамоновны хастаханәгә салулары билгеле булды. Коммунаркада аны ИВЛ аппаратына тоташтырдылар. Ул бик каты авырды.

Петр Мамонов — «Звуки Му» андеграунд төркеменә нигез салучы һәм музыкант. Ул Павел Лунгинның «Такси-блюз», «Царь», «Остров» фильмнарында уйнады.

«Остров» фильмындагы монах роле өчен аңа «Ника» һәм «Золотой орел» премияләре бирделәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар