Рейслары тоткарланган пассажирлар бушлай эчемлекләргә, кайнар ризыкка, кунакханәгә урнашуга һәм самолет билетының тулы бәясен кайтаруга өмет итә ала. Бу хакта «Абзац» басмасына юрист Александр Манько сөйләде.
Аның сүзләренчә, 7 яшьтән кечерәк балалар белән сәяхәт итүчеләрне шунда ук ана һәм бала бүлмәсенә озатырга тиешләр. 2 сәгать көткәннән соң ук авиакомпания пассажирларны салкынча эчемлекләр белән тәэмин итәргә, а 4 сәгатьтән соң – кайнар ризык белән сыйларга бурычлы. Моннан тыш, сый-хөрмәт тиешле вакыт аралыгы белән бирелергә тиеш: көндез интервал 6 сәгать тәшкил итә, ә төндә – 8.
Манько билгеләп үткәнчә, пассажирлар аэропортта очып китүне озак көтәргә тиеш түгел. Әгәр тоткарлык көндез 6 сәгатьтән артып китсә (төнлә – 8 сәгатьтән), авиакомпания пассажирларны бушлай кунакханәгә урнаштырырга һәм туры трансфер оештырырга тиеш.
Юрист шулай ук тоткарлык аркасында бозылган планнар өчен компенсация турында да аерым сөйләде. Әгәр пассажир авиакомпания гаебе белән кунакханә бронен яки концертка билетларын югалткан булса, ул чыгымнарны раслаучы чекларны саклап, зыянны каплауны таләп итә ала. Әгәр моңа һава шартлары яки һава киңлеген ябу сәбәпче булса, компенсация каралмаган.
Манько шулай ук «кайтарылмый торган» билгесе булган тариф очрагында да авиабилетның тулы бәясен кайтару мөмкинлеге турында искә төшерде. Аның сүзләренчә, моның өчен дәгъва язарга һәм акчаны картага тулысынча кайтаруны таләп итәргә кирәк.