Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Билетка акча түләп, диск тыңлап кайтабыз»: Гүзәл Уразованы халыктан көлүдә гаеплиләр

Яшь җырчы Гөлназ Сабированы артистларның тере тавышка җырламавы борчый. Ул бу күренешне «халыктан көлү» дип атады.

news_top_970_100
«Билетка акча түләп, диск тыңлап кайтабыз»: Гүзәл Уразованы халыктан көлүдә гаеплиләр
Владимир Васильев

«Мәдәният институты миндә гүзәллеккә, мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияләгән икән. Һәр нәрсәдә матурлык яратам. Матур кешеләр, матур сөйләм, матур уйлар… Тышкы матурлык кына түгел, рухи матурлык. Үтеп киткән хатын-кызның матурлыгына да соклана беләм. Түбән юмор һәм ямьсез сөйләмне җенем сөйми.

Соңгы вакытта, концертлардан соң күңелем кайтты. Артист 3,5 сәгать эчендә 6-7 җырын гына тере тавышка җырласа, 10 мең тамашачы җыеп, «Ел концерты» куюда мәгънә бармы?! Билетлары да арзан түгел.

Кичә Филүс Каһировның концертыннан һәм профессиональлегеннән таң калып кайттык. Иң мөһиме, юмор кушып, артистны игълан итүче алып баручы булмады. Өч сәгатьлек тере тавыш. Төрле телләрдә башкару, инструменталь ансамбль, җылы атмосфера, алып баручы урынында үзе Каһиров.

Сандугачка микрофон да кирәкми. Әни белән рәхәтләнеп ял итеп кайттык, рәхмәт! Зәвыклы концерт!

Бер генә кешенең концертына барырга туры килсә, кайсы башкаручыны сайлар идегез? Шәхсән мин бары Филүс Каһировны сайлар идем», — дип язган җырчы Гөлназ Сабирова.

«Җылы сүзләреге өчен рәхмәт! Чыннан да, тере концерт сирәк күренешкә әйләнеп бара. Иң аянычы, халык алдаганнарын күрми. Алар күп очракта ялган өчен акча түли. Шәхсән мин, тере концертның энергетикасыннан ләззәт алыр өчен Филүс Каһировка барыр идем», — дип язган Филүснең тормыш иптәше Элмира Каһирова.

«Рәхмәт! Билет өчен акча түләп, диск тыңлап кайту белән бер», — дип Элмирага җавап биргән Гөлназ Сабирова.

«Афәрин! Сезнең иҗатыгыз өчен шатмын. Мине сезнең әңгәмәдә искә алганнар. Бик гаҗәпләндем. Эльмира, сез Филүс белән безнең концертта булдыгыз, безнең ничек эшләгәнне яз әле, зинһар. Безнең концертта булучылар үз тавышыбызга җырлаганны беләләр. Безнең хакта начар сөйләүчеләргә уңышлар теләп калабыз», — дип әңгәмәгә кушылган җырчы Гүзәл Уразова.

«Без начар сөйләмибез. Әниемә: «Фонограмманы тере тавыштан аермыйсыз», - дип җавап бирмәсәгез, үз фикеремне әйтмәс тә идем. Концертыгызга беренче тапкыр бардым, шоу булды, тик күңелем кайтты. Халыкны алдап, плюска җырладыгыз, соңыннан гына 6-7 җыр тере тавышка яңгырады. Халыкны юләргә санарга кирәкми. Олы буын кешеләре дә плюс белән минусны аңламаслык һәм аермаслык түгел. Күп артистлар, шул исәптән гади халык та сезнең концерт хакында «халыктан көлү» дип яздылар», — дип Гүзәл Уразовага җавап биргән Гөлназ Сабирова.


Посмотреть эту публикацию в Instagram

ТАТАРСКИЕ КОНЦЕРТЫ Всё- таки, Институт Культуры @kazgik_official заложил во мне тягу к прекрасному, к культуре❤️ Обожаю красоту во всем. От элементарной сервировки до културы мышления. Люблю красивых людей, речь не столь о внешних данных, как о духовной красоте. Умею восхищаться красотой случайной прохожей женщины. Не терплю низкий юмор и бестактные речи. Последнее время, после концерта, я всё больше разочаровываюсь. Какой смысл ставить «концерт года», собирая 10.000 человек, если на концерте у этого АРТИСТА за 3,5 часа исполняется 6-7 песен в живом исполнении?!!! А все остальное это «+» , как мы привыкли говорить...Билеты,причем, далеко недешевые. Но вчера были покорены концертом Филюс Кагиров и его профессионализмом. А главное, без принятых «татарских ведущих» с юморком объявляющие артиста. 3 часа живого вокала. Исполнение на разных языках, инстурментальное музыкальное сопровождение, непринужденная атмосфера, в роли ведущего сам Кагиров. Сандугачка микрофон да кирәкми. Әни белән рәхәтләнеп ял итеп кайттык. Рәхмәт! @kagirov.filyus Зәвыклы концерт. Если бы можно выбрать концерт только одного исполнителя... На кого бы вы пошли?☺️Лично я, определенно, на Ф.Кагирова!

Публикация от Гульназ Сабирова ?Гиззатуллина (@guuulnaz_sabr)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100