Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Билет өчен 10 мең түләп...» – Мәскәү тамашачылары Гүзәл Уразовага үпкә белдергән

news_top_970_100
«Билет өчен 10 мең түләп...» – Мәскәү тамашачылары Гүзәл Уразовага үпкә белдергән
Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

Гүзәл Уразованың Кремль сәхнәсендәге концерты узды. Шул уңайдан ул Мәскәү тамашачысына рәхмәт белдергән һәм видео куйган.

Видео астына тамашачылар комментарийлар калдырган. Аларның күбесе шоуны оештыру дәрәҗәсенә шаккаткан, җырчының үз өстендә эшләвен һәм тырышлыгын бәяләгән. Әмма үпкә белдерүчеләр дә бар.

«Хәерле көн! Гүзәл сездән шуны сорыйм әле. 4 яшьлек баланы концертка билетсыз кертмәделәр, билет алырга куштылар. Менә шунысы бик ачуны китерде. 4 яшьтә балалар поездларда да бушлай йөри. Баладан билет алдырып бик ерак китәрсез инде. Күп итеп акча эшләгез. Минем үпкәм зур сезгә. Шуңа күрәдер концертыгыз да теге елга караганда түбәнрәк булды. Ачуланмагыз дөресен язганга» дигән эчтәлекле хат юллаган бер тамашачы.

Аңа Гүзәл Уразова: «Хәерле көн, Мөслимә апа. Әйе, моңарчы концертларыбызны үзебез оештыра идек. Быел Кремль үзе оештырды. Минем белүемчә, 6 яшькә кадәрге балалар бушка керергә тиеш иде. Нигә сезнең белән мондый хәл чыгуын белешермен. Миңа шәхсән языгыз зинһар өчен», – дип җавап язган.

Мәскәү концертларында җырчының рус телендә сөйләвенә дә, «дорогие зрители» дигән сүзләренә дә, шоу ясавына да «бәйләнгәннәр».

«Алар ник «дорогой» соң, билетлар кыйммәт булгангамы, әллә Мәскәү тамашачысы булгангамы?» дигән сорауга Гүзәл Уразова: «Мин Россия буенча узган барлык концертларымда да татарча «кадерле тамашачылар» дип чыгам сәхнәгә, алай бәйләнгәннәре юк иде», – дип җавап кайтарган.

«Артистлар, мәдәният, тел яхшы якка үзгәрми. Тамашачылар өчен заманча костюмнар, утлар мөһим түгел. Безгә күңелгә үтеп керә торган җыр кирәк. Безнең баянга кушылып җырлаганны тыңлыйсы килә»;

«Мин концерттан күбрәкне көткән идем. Билет өчен 10 мең түләп, сәнгать һәм мәдәният күрергә теләгән идем, ә каршымда сикерешүче төркемне түгел. Гүзәл, сезгә стадион җыярга кирәк, анда яшьләр һәм сикерергә теләгән башкалар өчен дискотека ясар идегез. Кремль сәхнәсе – биергә килү өчен клуб түгел»;

«Гүзәл, сез ник русча җырлыйсыз, сөйлисез? Сезгә татарча җырлау һәм сөйләү килешә. Татар концертына килүчеләр сезне аңлый инде», – кебек комментарийлар да бар.

Видео Гүзәл Уразованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән алынды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100