Билет алганда ертык купюра биргән өчен баланы трамвайдан куып төшергәннәр
Бала биргән акчаны кондуктор ошатмаган.
Магнитогорск шәһәрендә авыру баланы трамвайдан төшереп калдырганнар. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.
13 яшьлек кыз бала мәктәптән кайтып килә. Ул 35нче номерлы трамвайга утыра. Кыз кондукторга илле сум акча бирә. Тик бу акча ертылган була. Шуннан соң кондуктор баланы трамвайдан куып чыгара. Кыз әтисенә шалтырата. Ата кеше эшеннән сорап китә һәм трамвай депосына барып шикаять яза.
Кызның әтисе бу вакыйга турында «74.ру» порталына сөйли. «Кызым авырып китте. Аңа 13 яшь. Хатыным мәктәпкә шалтыратып әйткәч, баланы соңгы дәрестән җибәрделәр. Кызым Энгельс тукталышына килгән. Трамвай да килеп җиткән. Кызым трамвайга утырган һәм юлга түләү өчен илле сум акча биргән. Кондуктор акчаны алмаган. «Мондый купюраны кассада алмыйлар» дип, баланы трамвайдан төшереп калдырган», — дигән ул.
Тикшерү органнары вакыйганың ничек булганын ачыклый. Россия Тикшерү комитетының Чиләбе өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе кондукторның гамәлләренә бәя бирәчәк. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, процессуаль карар кабул ителәчәк, диелгән ведомство сайтында.