Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Билдән су эчендә тора». Уйнап йөргәндә югалган баланы иртән сазлыкта тапканнар

news_top_970_100

Красноярск краеның Сухобузимский районында 9 августта 6 яшьлек кыз бала югала. Ул сөйләшә алмый. Баланы 10 августта иртән тапканнар. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

9 августта кич белән Большие пруды бистәсендә яшәүче хатын полициягә мөрәҗәгать итә. Ул 6 яшьлек кызы югалуын сөйли. Бала урамга уйнарга чыгып киткән һәм вакытында әйләнеп кайтмаган. Сабый шәхси үзенчәлекле – ул сөйләшми.

Баланы полиция, волонтерлар, бистә халкы, коткаручылар, тикшерүчеләр – барлыгы 250ләп кеше эзли. Томан һәм биредә сазлыклар булу эзләүне катлауландыра.

Куркуга калган кызны өйдән ерак түгел генә урында урманда табалар. Иртәнге дүртләр тирәсендә эзләүчеләр бала елаган тавыш ишетә. Кызны сазлыкта – югалган урыныннан 1,5 км чамасы ераклыкта табалар. Ул билдән су эчендә тора, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100