«Билдән ком эчендә иде» - Казанда балалар мәйданчыгында йөрүче сабый комлыкта баткан
Нәни кызчыкка әнисе ярдәм итә алмагач, коткаручылар чакырганнар.
Казанның Гарифҗанов урамындагы 11 нче йорт ишегалдында урнашкан балалар мәйданчыгында гадәттән тыш вакыйга булган. Биредә уйнап йөрүче сабый баланы ком суырып алган. Бу турыда «Татарстан 24» телеканалына баланың анасы сөйләгән.
Әни кеше сүзләренчә, ул комга бата башлаган баласын үзе тартып чыгара алмый. Әни кешенең үзен дә ком суырып ала башлый.
Шуннан соң урынга Гадәттән тыш хәлләр министрлыгын вәкилләрен чакыралар. Коткаручылар килгәндә бала билдән ком эчендә була.
«Бала бик курыкты, миңа ябышып торды. Елады. Бик туңды. ком эчендә 15-20 минут чамасы торгандыр», — дип сөйли әни кеше.
Әни кеше сүзләренчә, бу урынны әле дә урап алмаганнар, диелә бу хәбәрдә.