Билдәге майны ничек тиз генә бетерергә?
Диетологлар симезлектән котылу өчен киңәшләр бирде.
Германия табиб-диетологы Михаэль Деспегель тиз генә ябыгу һәм сәламәтлекне яхшырту өчен киңәш биргән. Бу турыда «Известия» сайты хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, берничә атна эчендә билне 5 сантиметрга нечкәртеп була.
Табиб «2+2+4» формуласы буенча яшәргә кирәк, ди. Атнасына ике тапкыр кардиотренировка - матдәләр алмашын көчәйтә, йөрәк һәм үпкәләр эшчәнлеген яхшырта торган күнегүләр башкарыгыз, мускулларны ныгыту өчен атнасына ике тапкыр көч таләп ителә торган тренировка ясагыз.
Тренировка булган көннәрдә, ягъни атнасына дүрт тапкыр дөрес итеп тукланырга, рационның калорияләрен санарга кирәк.
Калган көннәрдә гадәти режимда тукланырга, югары калорияле ризыкларны ашамаска кирәк, ди диеотолог.