news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Билдәге майны ничек тиз генә бетерергә?

Диетологлар симезлектән котылу өчен киңәшләр бирде.

news_top
Билдәге майны ничек тиз генә бетерергә?
https://pixabay.com/

Германия табиб-диетологы Михаэль Деспегель тиз генә ябыгу һәм сәламәтлекне яхшырту өчен киңәш биргән. Бу турыда «Известия» сайты хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, берничә атна эчендә билне 5 сантиметрга нечкәртеп була.

Табиб «2+2+4» формуласы буенча яшәргә кирәк, ди. Атнасына ике тапкыр кардиотренировка - матдәләр алмашын көчәйтә, йөрәк һәм үпкәләр эшчәнлеген яхшырта торган күнегүләр башкарыгыз, мускулларны ныгыту өчен атнасына ике тапкыр көч таләп ителә торган тренировка ясагыз.

Тренировка булган көннәрдә, ягъни атнасына дүрт тапкыр дөрес итеп тукланырга, рационның калорияләрен санарга кирәк.

Калган көннәрдә гадәти режимда тукланырга, югары калорияле ризыкларны ашамаска кирәк, ди диеотолог.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар