«Биләрдә чүпрәк бәйләү, таш тирәли әйләнү – адәм хурына калу белән бер!»
Биләрдә күңелне тырнаган бер күренеш бар: агач ботакларына төрле-төрле чүпрәкләр бәйләү. «Бу чүпрәкләрне кемнәр бәйли?» – дип кызыксынып сорадым Биләр урманчылыгы җитәкчесе Рамил Нуруллиннан, ул: «Мәҗүсилек динен тоткан чувашлар», – диде. Биләрдәге агачларга чүпрәкләр бәйләргә, таш тирәли әйләнгән татарларга ни әйтергә?
Татарлар Биләргә табынырга йөрде микән?
Биләр җиренә халык йөреп тора, археологлар да казу эшләрен үткәрә. Әкренләп, онытылып барган Биләргә дә игътибар арта. 1997 елда «Татнефть» АҖ генераль директоры Ринат Галиев һәм Алексеевск районы хакимияте җитәкчесе Алексей Демидов Татарстан мәдәният министрлыгы, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Татарстан Фәннәр академиясе галимнәре ярдәме белән, чишмә урыны, Хуҗалар тавына реконструкция ясаттыра, төзекләндерә. Нәтиҗәдә, күпләргә таныш булган шушы «Изге чишмә», «Хуҗалар тавы»ның яңартылган территориясе барлыкка килә.
«Хуҗалар тавы»на килгәч, бу урынны кемнәр төзекләндергәне 2 телдә язылып эленгән. Тактага «Йола-табыну архитектура комплексы» дип язганнар. Ислам динен тоткан татарлар бирегә табынырга йөрде микән? Дога кылуны әле аңлап була, ләкин табыну – мәҗүсилектән калган бер йола.
Агачларга чүпрәк-чапрак бәйләү – анысы ярар, ә эчке киемнәрне нәрсәгә эләргә? Җирле халык әйтүенчә, элек агач ботакларында чүпрәкләр түгел, ә эчке киемнәр – трусик, майка, лифчиклар эленеп торган. Шаккатмалы! Хәзер исә чүпрәктән тыш, битлек, носки бәйләп куелган агачларны да күрергә туры килде.
«Татнефть» АҖ куйдырган таш һәйкәл буларак кабул ителә. Әмма кешеләр аны илаһилаштырган. Минемчә, бу – нормаль хәл түгел. Мәҗүсилектән калган йолаларны яңадан торгызырга түгел, онытырга вакыт, чит динне түгел, үз динеңне күтәрергә кирәктер... Ә Биләр ул – элек-электән әби-бабаларыбыз яшәгән җир булган.
Бу – безнең тарихыбыз, ата-бабаларыбыз, халкыбызның мәҗүсилек караңгылыгыннан чыгып, хакыйкый иман нурына кайткан җиребез. Бу урында Йосыф хәзрәт Дәүләтшинның сүзләре искә төшә: «Бу җиргә дини изгелек бирергә тырышып, аны хаҗ кылуга тиңләргә тырышу – зур хата булып тора. Һәркемнең күңеле өчен ата-бабасы яшәгән җир, туган авыл, үскән нигез изге булып торса да, аңа дини изгелек бирү дөрес түгел. Чөнки, диндә Аллаһы Тәгалә Үзе изге дип билгеләгән нәрсә (урын) генә изге була ала», – дип аңлаткан иде ул. Әлбәттә, бу мәсьәләгә бик сак карарга кирәк.
«Татарлар да агачларга чүпрәк бәйли, таш тирәли әйләнә... Бу – Коръәнгә каршы килә торган нәрсә»
Без Биләргә килгән мәлдә татарлар бик аз иде, сөйләмнәрен тыңлап торсаң, русча да түгел, чуваш телендә сөйләшкән тавышлар ишетелде. Шуңа күрә «чүпрәкләрне чуваш халкы бәйли» дигән сүз рас килде. Аннан соң, бирегә рус халкы да килеп йөри. Без килгәндә, Биләрдә «крестный ход» бара иде: тәреләр таккан поплар чукына-чукына чишмә суын эчте. Аларга ияреп, апа-абыйлар да чукынып, тәмле чишмә суыннан авыз иттеләр. Мондый күренешне Биләрдә беренче тапкыр күрүем иде. Шуңа күрә, бу – миңа бер дә көтелмәгән хәл булды.
Агачларга чүпрәк бәйләү, таш тирәли әйләнү мәсьәләсе турында Биләрдә 1967 елдан бүгенге көнгәчә казу эшләре үткәргән танылган археолог, тарих фәннәре докторы, профессор Фаяз абый Хуҗиннан да сорадым.
– Агачка, ботакларга чүпрәк бәйләп, үзләрендә булган авыруларны калдырып китәләр, имеш. Алай гына да түгел, әллә нинди мәгънәсез йола чыга башлады: «Хуҗалар тавы»ндагы кара ташларга куллары белән тотынып, теләк теләп, шуны әйләнеп йөриләр. Бу – Коръәнгә каршы килә торган нәрсә. Аллаһы Тәгаләдән башка бернәрсәгә дә табынырга ярамый. Бу – табыну. Шуны аңламыйлар. Аңлатып та күрсәтәбез, килгән кешеләргә дә лекция укыганым бар. Чынлыкта «Татнефть» ак таш куйдырды, ул кара төскә буяп кына куелган.
Агач ботакларына чүпрәк бәйләү, таш тирәли әйләнү йоласын мәҗүси чувашлар гына башкармый. Татарлар да аларга иярә, алар да чүпрәк бәйли башлады. Бу – мәҗүсилекнең калдыгы. Халык ул чүпрәкләрне ныгытып бәйли һәм агач үсә алмый, корый башлый. Шуңа күрә атнага бер тапкыр агачларны чүпрәкләрдән чистартып торалар, икенче атнада ул тагын чүпрәкләр белән тулган була.
Мәчеттә вәгазь вакытында хәзрәтләр дә бу хакта әйтсеннәр, аңлатсыннар иде. Әле өченче ел гына Биләрдә мәчет ачылды, бик күп муллалар җыелган иде, – ди Фаяз Хуҗин.
Биләр музее хезмәткәре: «Кешеләр «Хуҗалар тавы»нда хыялларның чынга ашу көченә ышана»
Биләр музееның Музей кыйммәтләрен исәпкә алу һәм саклау буенча белгеч Марина Измайловадан да мәҗүсилектән калган йолалар турында сорашырга булдым.
– Марина Александровна, Биләргә кемнәр килә?
– Төрле милләт халкы килә. Бу – күпмилләтле урын. Нигездә, 3 дин вәкилләре еш була: мөселманнар, христианнар һәм мәҗүсиләр.
– Мәҗүсиләр – чувашлармы ул?
– Христиан динен кабул иткән чувашлар да бар, христиан динен кабул итмәгән чувашлар – мәҗүсилек динендә. Алар Кече Чирмешән елгасының сул кушылдыгы буенда, Алексеевск бистәсеннән 60 чакрым көньяк-көнчыгыштарак урнашкан Шәмә (русча – Шама) авылында яши. Шуннан килеп йөриләр (2015 елда Шәмә авылында – 450 кеше яшәгән (чувашлар – 45 процент, руслар – 40 процент. Tatarica.org сайты мәгълүматлары буенча).
– Агачларга чүпрәкләрне мәҗүсилек динендәге чувашлар бәйлиме?
– Әйе. Әмма бу – модага кереп китте. Күп кеше чүпрәккә теләген язып, агачка бәйли башлады.
– «Хуҗалар тавы»нда таш тирәли кемнәр әйләнеп йөри?
– Бөтенесе әйләнә. Кемдер – 7, кемдер – 9, кемдер 12 тапкыр әйләнә. Әмма «Хуҗалар тавы»на менгәч, дөрестән дә, энергия, көч туплап төшәсең. Бик күп кеше шул хакта әйтә. Чөнки ул урынга гасырлар дәвамында кешеләр килеп йөргән. Әйтик, болгарлар килгән. Күзәтү каланчасы да булган анда.
Кешеләр «Хуҗалар тавы»нда хыялларның чынга ашу көченә ышана. Узган ел бер хатын килгән иде. Быел да килгән. «Хыялым чынга ашты, шуңа күрә килергә булдым, тагын теләк телим», – дип сөйләде. Мин дә ташны әйләнгәндә хыял турында уйлап, күңелдән теләп торам. Шулай да, ул таш – бик гади таш. Әмма ул ташлар көч, энергия тупланган урынга куелган. Шуның белән аңлатып була.
– Чишмә суын чиләккә тутырып, өсләренә коючыларны да күрдек...
– Әйе, моның өчен махсус кабинкалар бар. Кешеләр Биләрнең чишмә суын «шифалы» дип әйтә, шуңа күрә 3 чиләккә су тутырып, өсләренә коялар. Сәламәтлеккә файдасы бар, диләр. Христианнар «крещение» вакытында килеп коеналар.
Чишмә суын алырга дип, махсус килүчеләр дә бар. Чаллыдан бер ханым суны баллоннарга тутырып алып китә. «Иртән 3 йотым чишмә суын эчәм дә, кан басымы нормальләшә», – дип әйтә. Суның составында көмеш бар, салкын килеш эчсәң дә, тамагың авыртмый, диләр. Чишмә бер дә туктамыйча, гел агып тора.
– Биләрдә экскурсияләр уздырасызмы?
– Әлбәттә. Без бер турфирма белән бик тыгыз элемтәдә, инде берничә ел хезмәттәшлек итәбез. Кайбер кешеләр ел саен экскурсиягә килә. Инде йөзләреннән үк таныйбыз. Мәсәлән, Төмәннән. Башка елларда хәтта чит илләрдән килеп йөрделәр. Россиянең төрле төбәкләреннән килүчеләр бар.
Экскурсиягә күбрәк җәй аенда киләләр. Кышын да килүчеләр бар, чөнки тыюлыкны чистартып торалар. Мөселманнар монда килеп, корбан чала. Аның өчен дә махсус урын бар. Корбанны тураклар өчен аерым урын каралган. Аннан соң, бездә арендага казан, самавыр алып була. Күңелеңә кайсы ошый, шунысын сайлый аласың. Бөтен шартлар да бар. Берничә беседкабыз бар – чыршы янында, кояш астына, күл янында – җаның кая тели, шунда барып утыра аласың. Иртән, кичен территорияне җыештырып алалар. Бездә бик чиста, рәхәт. Тагын килегез! – дип, Биләр җирлегенә кунакка чакырып калды Марина Измайлова.
Марина Александровна безгә Биләр музее буйлап экскурсия дә уздырды, Биләр җирлегендә табылган экспонатларны, Җәмигъ мәчете макетын күрсәтте. Экскурсия өчен Марина ханымга, Биләр музей-тыюлыгы директоры Зөфәр Шакировка рәхмәт!
Габдеррәүф хәзрәт Забиров: «Биләр җирендә монголларга каршы сугышкан әби-бабаларыбыз шәһит киткән»
Бу мәсьәләгә карата «Миргазиян» мәчете имам-хатыйбы, «Сәед Кол Шәриф исемендәге ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифен үстерү хәйрия вакфы» генераль директоры Габдеррәүф хәзрәт Забиров та фикерен белдерде. Аның әйтүенчә, Биләрдә бу йолаларны кичекмәстән туктатырга кирәк.
– Биләр – Болгар дәүләтенең зур шәһәре булган. Биләр – мөселман шәһәре, ислам мәдәниятенең бер үзәге. Үз вакытында анда мәдрәсәләребез, мәчетләребез булган. Чыңгыз ханның оныгы Батый хан үзенең явы белән килеп, Биләрне яндырган. Бу шәһәр халыкның тарихи хәтере буларак калсын дип, бабаларыбыз шул җирләрне зиярәт иткән. Биләр җирендә монголларга каршы сугышкан әби-бабаларыбыз шәһит киткән.
Биләрдә шәйхләребез, остазларыбыз булган. «Хуҗа» дигән сүз фарсы теленнән – «галим, остаз, укыган кеше» дигәнне аңлата. Остазларыбыз дәфен кылынган. Шәһитләребезнең каны аккан.
Дәүләтләрен югалткан әби-бабаларыбыз Биләр җиренә барып, догалар кылган, корбан чалган. Аннары бу шәһәрнең бөтен тарихы, байлыгы юкка чыгарылган. Әмма Биләр җирлеге халык хәтерендә калган.
Хәзерге вакытта мөселман җире – Татарстанда ислам диненә каршы булган мәҗүсилектән калган төрле эшләр эшләнә. Бу – безнең җиребезгә тап төшерә. Биләр – мөселман шәһәре, ислам мәдәнияте үзәге булган урын. Шулай булгач, нигә анда башка халыктан, мәҗүсилектән калган йолалар булырга тиеш? Халык безнең тарихи хәтеребезне хөрмәт итәргә тиеш. Ул йолалар ислам мәдәнияте, рухына туры килергә тиеш. Хәзер исә милли рухыбыз, динебезгә каршы эшләр башкарыла. Мәҗүсилектән калган йолаларны башкару – безне хөрмәтләмәү.
Мөселман кешесе үз фикерен кырыкка төрлеләндерергә тиеш түгел, без туры юлдан барырга тиеш. Шуның өчен халыкка аңлату эшләре оештырырга кирәк, Биләр җирләрендә бу йолаларны үткәрүне туктатырга кирәк, дип саныйм.
Без тарихи мәркәзебезне кара яулардан бүген дә якларга, сакларга тиеш. Халкыбызны ширек, көферлек юлына өстерәмәсеннәр иде. Халкыбызга туры юлны күрсәтик.
Шуңа күрә бөтен дин әһелләре, дәүләт әһелләренә мөрәҗәгать итәсем килә: бу күренешкә карата җаваплылыкны өсләреннән төшермәсеннәр иде, чөнки Аллаһы Тәгалә хисабын сораячак.
«Мөселман кешесенә бәйрәмнәрдә дә, гыйбадәт кылу йолаларында да имансызларга (мөселман булмаганнарга) охшарга (алар артыннан кабатларга) ярамый. Сәбәбе – Аллаһ бу җәмгыятьне пәйгамбәрләр мөһере белән хөрмәтләде, ул безнең өчен бөек, дөрес, бар нәрсәне үз эченә алган камил дин урнаштырды» (Хафиз Ибн Касир, «Әл-Бидая үә ән-нихая» китабы (3/74)
«Мәҗүсилектән калган йолаларны кабатлау – адәм хурына калу белән бер!»
– Дин әһелләре, җитәкчеләр, чиновниклар бу хәлгә бармак аша карап торырга тиеш түгел, – дип дәвам итте Габдеррәүф хәзрәт Забиров.
– Үз сүзләрен әйтсеннәр иде. Биләрдәге мәҗүсилектән калган күренешләр безнең халыкны түбәнсетә, дигән сүз. Безнең бабаларга бит бу җирдә көферлектән, караңгылыктан нур иңгән – алар ислам динен кабул иткән! Ул кешеләр халыкны караңгы баткаклыкка тартамы? Ислам Болгар, соңрак Алтын Урда дәүләте, Казан ханлыгында һ.б. ханлыкларда дәүләт дине булган. Аның статусы – дәүләтнең рәсми дине. Әби-бабаларыбыз ислам динен үз теләкләре белән кабул иткән. Ислам дине җәмгыятьтә халыкларның мөнәсәбәтен тәртипкә салган: кулъязма мәдәниятебез, мәчет-мәдрәсәләребез, китапларыбыз һ.б. булган. Болгар дәүләтеннән чыганаклар аз калган, ләкин шул җирләрдә бер дуңгыз сөяген дә тапмадылар. Димәк, дәүләт халык тоткан дингә ихтирамлык күрсәткән, халыкның Мөхәммәд пәйгамбәрдән (с.г.в.) мирас булып калдырылган мөбәрак юлда яшәүне дәвам иттерүенә бармак аша карамаган.
Мәсәлән, бездә каберләрне зиярәт кылу күренеше бар. Ләкин каберне зиярәт иткәндә әдәп тә бар. Ничек керергә, нинди догалар кылырга – пәйгамбәребезнең (с.г.в.) шәригатендә, ислам динендә бу мәсьәләләр ачыкланган. Биләр җирлегендә табылган каберләр кыйблага таба каратып күмелгән.
Без бит теләсә кайсы монастырьга үзебезнең йола-гадәтләребез белән килеп кермибез. Башкаларның да намусы, вөҗданы булсын иде. Биләр – безнең өчен әһәмиятле, мөбәрәк урын, ислам учагы булган шәһәрлек. Башка халык шул мәҗүсиләрнең йолаларын күреп, үзе дә, адашканын сизмичә, алар артыннан кабатлый башлый.
Безнең мәдәниятебезнең нигезендә – ислам дине. Ислам диненең иң бөек шәхесе – Мөхәммәд пәйгамбәребез (с.г.в). Татар халкы Аның юлын сайлады. Без – Алтын Урда кебек империя кадәр дәүләткә нигез салган халык. Хәзер шушы мәҗүсилектән калган йолаларны кабатлау – адәм оятына калу белән бер! Ислам нуры сеңгән пакь җирләрдә мәҗүси йолалар башкару – акылга сыймаслык хәл. Мәҗүсилектән калган йолаларны таратып йөрүне күреп, сүз әйтмәү – куркаклык. Халкыбызда милли рух, үзаң булырга тиеш!
Әби-бабаларабыз «Хуҗалар тавы»на барып дога кыла, Коръән укый иде. Монда ислам хәяте белән җанланган халык яшәгән. Бу – безнең җиребез. Бу – мирас. Без аннан ваз кичмибез. Бабаларыбызның әманәтен юкка чыгармыйбыз дип, милләтебез, гади халык онытмасын, дип тырыштык. Ә хәзер халкыбызның тарихи хәтерен сөртеп ташларга омтылалар, тамырларыбызга балта сугарга телиләр икән. Шуның өчен тарихчылар, археологлар, галимнәр, дин әһелләре, журналистлар, зыялылар бу мәсьәләгә игътибар булсын иде. Бу мәсьәләне хәл итәргә кирәк. Үз позициябез булырга тиеш, – диде ул.
«Мөселман изгеләре янында потларга һәм алиһәләргә табынулар ислам кыйммәтләрен кимсетү дип кабул ителә»
– Идел буе Болгар җирләрендә яшәгән мәҗүси халыкны чувашларның бабалары дип әйтүчеләр бар, – ди Габдеррәүф хәзрәт Забиров. – Бу контекстта яңа мәҗүсилекне актив пропагандалау бара. Чувашларның традицион дине – зороастризм булган, ә Идел буе Болгарының мөселман һәйкәлләре урынында, янәсе, мәҗүси изге урыннар булган, дигән фикерләр бар. Алай гына да түгел, бу активистларның кайберләре, Кама аръягы территориясендә «Яңа Сувар» комплексы кебек объектлар төзеп, анда хаҗ кылу оештыра, төрле мәҗүси символлар һәм билгеләр урнаштырыла. Шул ук вакытта, тарихи мәгълүматларга караганда, Сувар шәһәре – мөселман шәһәре булган.
Биләрнең «Хужалар тавы»нда мәҗүсиләрнең төрле билгеләрен урнаштыру да мөселман җәмәгатьчелегенең ачуын китерә. Бу җирләрдә бүген дә татар-мөселманнар яши, алар борынгы мөселман җирләрендә яңа мәҗүси хәрәкәтнең активлашуына борчыла. Мәҗүси һәйкәл урыннарында мәҗүси йолаларның уздырылуы җирле мөселманнарны аеруча борчый. Моңа җирле администрация да игътибар итәргә, үз сүзен әйтергә тиеш. Мөселман изгеләре янындагы җеназа корбаннары, потларга һәм алиһәләргә табынулар ислам кыйммәтләрен кимсетү дип кабул ителә.
Башкортстанның Чишмә районындагы болгар-татар төрбәсе язмышына да игътибар итүләрен сорыйм. Җирле администрация «Тура хан» мөселман төрбәсен күчмә цивилизация музеена әверелдерү эшен башлап җибәрде, ә бу төрбәнең күчмә халыкларга бөтенләй катнашы юк. «Тура хан» төрбәсе, «Хөсәен-бәк» төрбәсе кебек үк, Алтын Урданың Болгар олысы җирләренә караган борынгы мөселман зираты территориясендә төзелгән. Бу һәйкәлләрнең урта гасыр башкортларына бернинди катнашы юк, һәм бу төрбәләрне җимерүгә юл куймас өчен чаралар күрергә кирәк.
Мөселман археологик истәлекләре дә игътибар таләп итә. Мисал өчен, «ташландык» булып Самара өлкәсендә «Муромское городище» (Болгар яки Муром шәһәрлеге) санала. Мондый болгар-татар һәйкәлләрен өйрәнү һәм саклау Татарстан җитәкчелегенең мәдәни сәясәтендә өстенлекле мәсьәләсе булырга тиеш. Якын арада республика җитәкчелеге әлеге проблемаларны хәл итү буенча нәтиҗәле чаралар күрер, дип өметләнәбез, – диде ул.