Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Биланны елатачаксың". Ришат Төхвәтуллинны тамашачылар "Голос"ка җибәрмәкче була

Ришат Төхвәтуллин Инстаграм битендә "Аккошлар" җырын җырлаган номерыннан "Голос" тапшыруындагы өч наставник - Пелагея, Дима Билан һәм Александр Градский фонында ролик урнаштырган.

news_top_970_100
"Биланны елатачаксың". Ришат Төхвәтуллинны тамашачылар "Голос"ка җибәрмәкче була
"Ничек уйлыйсыз, чыннан да борылырлар микән?" - дип кызыксынган Ришат Төхвәтуллин.

"Чыннан да, ник Ришат "Голос"та катнашмый икән? Нигә Бузова һәм җыен шуның ише җырчылар Евровидениедә катнашырга дәгъва кыла? Миңа калса, Ришат Россия җырчыларыннан ике мең тапкырга әйбәтрәк һәм безнең илне конкурста тәкъдим итәргә лаек", "Биланны елатачаксың", "Барырга кирәк, кирәк булса русча да җырларга кирәк. Татар халкының горурлыгы булыгыз!", "Җырла, халык ярата сине, агуларыгызны чәчмәгез", "Шулкадәр моңга түзә алмаслар", "Үзәк өзгеч җыр", "Ришат, әлбәттә борылачаклар. Сезгә бирелгән тавыш, моң берәүдә дә юк. Бу креслода утыручылар сезнең кебек җырлый алмыйлар. Сезгә Аллаһы Тәгалә биргән сәләтне, саклый күрегез", "Миннән сиңа фатыйха! "Голос"ка бар, Ришат! Дорогу осилит идущий! Син, һичшиксез, җиңәчәксең! Бөтен җир шары татарлары сине хуплаячак! Евровидениедә дә ктанаш. Камиллекнең чиге юк. Зур корабка - зур океан. Уңышлар юлдаш булсын, исәнлек", - дип теләгәннәр язылучылар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100