Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Билал» мультфильмын «татарчалаштыручылар» кайсы телдән тәрҗемә иткәннәрен «оныткан»

«Хозур ТВ» «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында татар телендәге «Билал» мультфильмын тәкъдим итте. Матбугат очрашуында катнашкан журналистларның мультфильмның тәрҗемәсенә карата күп кенә сораулары туды.

news_top_970_100
«Билал» мультфильмын «татарчалаштыручылар» кайсы телдән тәрҗемә иткәннәрен «оныткан»
Солтан Исхаков

Балалар өчен фильмны нигә инглиз теленнән түгел, ә рус теленнән тәрҗемә иткәннәр? Әлеге сорау матбугат конференциясендә катнашкан журналистларны борчыды. Ләкин бу сорауга кадәр, аңлаешлырак булсын өчен, очрашудагы әңгәмәдән өзек китерәбез.

Журналист спикердан «Сез кайсы телдән тәрҗемә иттегез?» — дип сорады.

«Татар, татар теленә… Әй… Инглиз теленнән. Чөнки мультфильмның төп нөсхәсе инглиз телендә ясалган. Билал каһарманын гарәп тамашачысы гына түгел, ә бөтен дөнья белсен дип, инглиз теленә төп нөсхәсен эшләгәннәр», — диде «Хозур ТВ» телеканалының баш редакторы Исмәгыйль Гыйндуллин.

Бераз соңрак «Татар-информ» хәбәрчесе: «Инглиз теленнән татарчага тәрҗемә итүдә тел белгечләре җәлеп ителдеме?» — дигән сорау бирде. Шуннан соң чынбарлык ачыла башлады. Берничә минут элек кенә «Инглиз теленнән тәрҗемә иттек», — дигән баш редактор, аңына килеп: «Туктагыз, мин ялгыштым. Без мультфильмны инглиз теленнән тәрҗемә итмәдек. Рус теленнән… Чөнки аның рус теленнән тәрҗемәсе һәм дубляжы бар. Без шуңа таянып, татарчага тәрҗемә иттек», — дип белдерде.

Тел белгечләре дә җәлеп ителмәгән булып чыкты. «Тәрҗемә иткәндә шушы эшкә телеканалның редакторлары тотынды. Алар барысы да — филологлар», — диде Исмәгыйль Гыйндуллин.

Бу сорауга мөхәррир Алия Массарова да өстәп җавап бирде. «Хозур ТВ» телеканалындагы мөхәррирләр — барысы да филология яки журналистика өлкәсендә укыган кешеләр. Шулар тәрҗемә итү белән шөгыльләнде. Үзебез тәрҗемә иттек, үзебез төзәтүләр керттек […] Минемчә, безнең оешмада яхшы белгечләр эшли, чөнки безнең барыбызда да, филология белеменнән кала, дин белеме бар», — диде ул.

Без «Хозур ТВ»да эшләүчеләрнең профессиональлекләреннән шикләнмибез. Ләкин шулай да тәрҗемәгә филологлар җәлеп ителсә, отышлырак һәм дөресрәк булыр, ә иң мөһиме — тамашачыга хатасыз картина тәкъдим ителер иде. Төгәлсезлек дигәннән, алар трейлерда ук күренде. Аларны «Идел» журналының баш мөхәррире урынбасары Мөршидә Кыямова да әйтте.

«Тәрҗемә мәсьәләсендә фикерләрем калды. Берничә эпизод күрсәтеп киттегез бит. Хәтта анда да тәрҗемәдә әле төгәлрәк, татарчарак эшләргә мөмкин, дигән фикер туды. Анда сезнең бер җөмлә әйтелде… Бер җөмләдә „туганда, туганда“… Әле бу әз генә роликта. Шуңа күрә, миңа калса, монда дин белгечләре генә түгел, татар теле белгечләре җәлеп итәргә кирәк сезгә. Сез күкрәк сугып, дин белгечләре, дисез. Ләкин әле татарча төгәллекләр бардыр дип белмим», — диде ул.

Сүз уңаеннан, «Билал» мультфильмы 2015 елда дөнья күрде. Моңа кадәр ул 11 телгә тәрҗемә ителгән иде инде. Татар теле — уникенче. Әлбәттә, моның ише тәрҗемәләр телебез өчен бик мөһим, кирәк. Ләкин «булсын» дип кенә түгел, ә «дөп-дөрес, төгәл булсын, файдасы тисен» дип эшләсәк, күпкә кулай булыр иде.

Мультфильмны 2022 елның 1 гыйнварында «Хозур ТВ» телеканалында карарга мөмкин булачак. Алда әйтелгән төгәлсезлекләргә карамастан, картина балаларга да, әти-әниләргә дә ошар дип өметләнәбез.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100