Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әбиләрне үтереп йөргән ир-ат хөкем ителде: «Гаебемне тулысынча таныйм»

Татарстан Югары суды 52 яшьлек Ирек Ямаловка хөкем карары чыгарды. Ике ел элек ир-ат өлкән яшьтәге хатын-кызның фатирына бәреп керә, талый һәм үтерә. Шуннан соң җинаятьче Түбән Новгород өлкәсенә качып китә, анда тагын бер әбине талаган, кыйнаган һәм көчләгән. Бу хакта sntat.ru сайты өчен Гүзәл Хөсәенова репортажында.

news_top_970_100
Әбиләрне үтереп йөргән ир-ат хөкем ителде: «Гаебемне тулысынча таныйм»
Гүзәл Хөсәенова

Минзәләдәге фаҗигагә кадәр Ямалов күптән түгел генә төрмәдән чыга. Ир-атны талаганы һәм көчләгәне өчен Башкортстанда хөкем иткән булганнар, ул вакытта суд аны ике елга ирегеннән мәхрүм итә. Срогын тулысынча тутырып, ир-ат Борай районына - үзенең туган ягына кайта.  

«Җәза срогын үткәннән соң, Башкортостан Республикасы Уфа шәһәренең Калинин суды карары белән Ямаловка карата алты елга административ күзәтү билгеләнде, шул исәптән аңа яшәү урыннарыннан читкә чыгып китү дә тыелган иде», — дип сөйләде өлкән прокурор Аида Шәйдуллина.

Әмма ир-ат суд билгеләгән чикләүләр белән санлашып тормаган — ай ярымнан соң ул Минзәләгә киткән һәм килүгә диярлек кеше үтергән.

2018 елның июлендә Ямалов урамда кирпеч табып ала һәм шуның белән 85 яшьлек хатын-кыз яшәгән йортның ишек йозагын җимерә. Йоклап яткан әбине күреп, ир-ат аңа ташлана һәм шул кирпеч белән берничә мәртәбә башына суга. Шуннан соң пенсионерканың фатирын актара башлый. Нибары 3 мең сум акча таба, шуларны алып, җинаять урыныннан качып китә. Әби алган имгәнүләреннән шул урында ук вафат була.

Шушы вәхши җинаятьтән соң ул федераль эзләтүгә бирә.

Җинаятьчене эзләү якынча бер елга сузыла. Соңыннан ачыкланганча, үтергәннән соң җинаятьче Түбән Новгород өлкәсендәге Дзержинск шәһәренә качып киткән. Анда ул төзелеп бетмәгән кунакханә каршындагы йортка урнаша. Тикшерү версиясе буенча, нәкъ шушы фатирда ул үзенең киләсе корбаны — 78 яшьлек хатын-кызның режимын өйрәнгән.

Пенсионерка үзе генә калган көнне ир-ат чираттагы һөҗүмгә әзерләнә. Җинаять схемасы Минзәләдәге кебек үк була.

Төнлә Ямалов кадак суыргыч белән әбинең фатир ишеген ватып керә. Пенсионерка аны күрә, әмма каршы тора алмый. Ямалов аңа ташлана һәм шул кадак суыргыч белән бик нык кыйный. Хатын-кыз аңын югалта, әмма имгәнүенә дә карамастан, исән кала.

«Шуннан соң Ямалов өйне тентеп чыга, кесә телефонын, аның заряднигын һәм акча урлый. Ул барлыгы 829 мең сумлык материаль зыян салган», — диде прокурор.

Җинаять кылганнан соң, ир-ат кибеткә барып спиртлы эчемлекләр сатып ала. Эчеп алгач, Ямалов кыйналган карчыкның өенә кире кайтырга уйлый. Ул вакытта ханым һаман да аңсыз яткан була. Шунда исерек ир-ат аны көчли һәм әбинең өеннән чыгып китә.  

Вәхшиләрчә кыйналган хатын-кызны икенче көнне туганнары таба. Алар ашыгыч ярдәм чакырта һәм аны ашыгыч рәвештә хастаханәгә алып китәләр. Табиблар кулдан килгәннең барын да эшли — хатын-кыз исән кала һәм үзе белән булган хәлләрне сөйли.

Зыян күргән хатын-кызның йортыннан ерак түгел урнаштырылган күзәтү камералары язмалары җинаятьчене табарга ярдәм итә. Аларны карап, өйрәнеп полиция хезмәткәрләре Ямаловны тиз арада кулга ала. Ир-ат карышып тормый, җинаять кылуда гаебен таный.

Җинаять эше материаллары Татарстан Югары судына тапшырыла. Ямалов эше буенча суд процессы тулысынча ябык режимда узды — зыян күрүчеләр һәм шаһитлардан башка суд залына беркем дә кертелмәде.

Прокурор сүзләренчә, ир-ат үз гаебен өлешчә генә таныган — 78 яшьлек хатын-кызны көчләвен төрлечә кире каккан. Әмма журналистларның шул соравына башкачарак җавап бирде — «гаебемне тулысынча таныйм» диде ул. Ә соңыннан ир-ат сөйләшүдән баш тартты һәм битлеген күтәреп куйды.

Гаепләнүчене 23 елга кырыс режимдагы колониягә җибәрүне һәм зыян күргән хатын-кызларның гаиләләренә мораль зыянны түләтүне сорадылар. Суд Ямаловны 20 елга кырыс режимдагы колониягә җибәрде һәм һәлак булган ханымның туганнарына миллион сум түләргә мәҗбүр итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100