Әбиләр чуагы ничә көн дәвам итәчәк?
Синоптиклар әйтүенчә, Татарстанда температура күпьеллык нормалардан 7-8 градуска җылырак.
КФУ профессоры Юрий Переведенцев фаразынча, ялларда "әбиләр чуагы" башланды дияргә була. Казанда көндез +22, + 23 градус, төннәрен +12, +13 градус булачак. Дүшәмбе +21 тирәсе булуы көтелә.
Сишәмбе суыта башлаячак. Көндез +12, +13 булса, төнен +7 гә кадәр суытачак, яңгырлар көтелә. Температураның күпьеллык климатик нормаларга кайтуы көтелә.