Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бил кузгалу (Рәис Риан)

«Казан утлары» журналының 1996 елгы июнь саныннан алынды.

news_top_970_100

Һич уйламаганда билем кузгалды. Хәзер менә хастаханәдә ятам. Билем кузгалуга килгәндә, моңа иң элек слесарь Гаделшин гаепле. Чөнки минем канга ул туктаусыз тоз салып торды. Башта нервымда уйнады, ә аннан соң бөтенләй хаслык кылырга тотынды.

Мин үзем торак-коммуналь хуҗалыгы башлыгы бит инде. Барысына да ярарга тырышасың. Ә кайберләре әләкләшергә генә тора. Мисал китерәм. «Коммуналь хуҗалык җитәкчесе Гәптиев — ялагай. Начальникларның гына квартираларын карый. Бер шундый өйне ремонтлауда гына да коллективның яртысыннан артыгы эшләде. Квартираны берничә тапкыр буядылар. Хәтта хуҗабикәнең таләбе буенча, кәбестә, кыяр түтәлләрен дә ясап куйдылар. Ә шул ук вакытта үзәк урамдагы берничә колонкадан күз яше кадәр дә су акмый, чөнки аларны төзәтүче юк», — дип гәзиткә шикаять язганнар.

Минем моңа ачу килде, билгеле. Иң элек кабинетыма слесарь Гаделшинны чакырып керттем:

 — Кара әле, — мин әйтәм. — Гаделшин иптәш, эшеңнән халык канәгать булмый башлады бит әле. Әнә, гәзиткә жалу язганнар. Колонкаларны нигә төзәтмисең? Соңгы тапкыр кисәтәм!

Минем бу сүзләремә слесарь һич тә аптырамады.

— Моңа тиклем колонкаларны карарга чират җитмәде, электрикларга булышырга куштыгыз бит, — диде дә чыгып китте. Кичен теге шикаятьне тикшерергә багышланган шау-шулы җыелыш булды. Аның авторы да ачыкланды. Гаделшин үзе язган икән. Бу эшен фаш иткәч тә, һич куркып калмады. Өстәвенә, нәрсә ди бит әле:

 — Безнең хөрмәтле начальнигыбыз Гәптиев нык азды. бозылды, һәр көнне сәгатьләр буена коммуналь мунчада пуф-пуф килеп туйганчы чабына. Үземнең кулда чакта эссе парның рәхәтен күреп калыйм, дип уйлыйдыр инде. Аннан соң йомшарып, көн буе бернинди кимчелеккә исе китмичә йөри...

Җыелышта тешне кысып түздем, бер сүз дә әйтмәдем. Шулай да иртәгәсен иртүк янә теге, тел бистәсе — Гаделшинны чакыртып алдым.

Сүз кыска булды.

 — Эт симерсә, иясен талый,—минәйтәм, - син үзеңә икенче урында зш эзләп кара инде, әфәндем..

Көн тыныч кына үтте диярлек. Ә менә кичен нәрсә булды.

Әлеге слесарь кисәге үзе әтмәлләгән, колорадо коңгызына охшаган җиңел машинасына утырып килеп, безнең өй янына туктаган да, шул шайтанын менә кычкырта, менә үкертә! Әлбәттә, мин үзем тешне кысып түзәм бу хәлгә. Ә карчыгым Дәһедиянең, пенсиягә чыккан авыру кешенең, кан басымы күтәрелде. Минем белән слесарь арасындагы мөнәсәбәтнең нинди икәнен белә иде ул. Шуңа тегенең, безнең янга килеп, машинасын ямьсез үкертеп утыруы өчен мине әрләп ташлады. Нәтиҗәдә, кан басымы күтәрелде.

Гаделшинга ни, машинасын үкертте-үкертте дә китеп барды. Мин урамга чыкмадым. Тиргәшмәдем.

Аның каравы, икенче юл таптым. «Коткарыгыз Гаделшинның әшәкелегеннән! Безнең өй янына килеп, машинасын үкертеп-кычкырта. Шунлыктан хатынымның кан басымы күтәрелде. Хулиганга чара күрегез», — дип, профсоюз комитетына гариза язып бирдем. Тикшерделәр. Башы эшли дуңгызның. Нәрсә дип аклана бит. «Машина белән урамнан узганда, безнең Хәнәфи Мөрсәевич Гәптиев шунда тора иде шикелле дип, күтәрелеп караган идем, рульне ялгышрак боруымны абайламый калганмын. Машинам кинәт юлдагы пычракка чумды. Нишлим, аптырагач-йөдәгәч, сигнал бирдем инде. Кем дә булса килеп ярдәм кулы сузар дип уйладым. Әмма беркем күренмәде. Хәтта менә Гаптиев үзе дә чыкмады».

Шуннан ни булды, димсез? Ни булсын, комитет членнары күтәрелеп көлделәр дә шуның белән эш бетте. Юк шул, бетмәде икән әле. Шул ук кичне Гаделшин котсыз машинасы белән янә безнең турыга килеп, яман итеп сигнал бирергә, моторын үкертергә кереште.

Бу юлы түзмәдем. Кулга юан күсәк тотып, тегенең янына чыктым... Гаделшинның сыртына күсәк белән тондырыйммы дисәм, ни күрим: машинаның ике тәгәрмәче пычрак эчеңдә зыр-зыр әйләнә. Килеп чумган да кузгалып китә алмый.

— Күзең тонганмы әллә? Киләсең дә шул пычракка чумасың! — дип кычкырдым моңа.

Ә теге миннән дә яманрак акырды:

— Начальник булып йөрисең шунда, җан көеге! Үзең торган урамга бер-ике машина чуерташ китереп сала белмисең. Каер күсәгең белән, ичмасам. Этеш, димен, машинаны арттан!

Күсәкне машинаның арткы күчәре астына тыгып, күтәребрәк каерып җибәрүем булды, котсыз «шайтан», минем өскә пычрак сибеп, кузгалып та китте... Шунда билем кузгалды, нәгъләт! Бил кузгалуга да түзәр идем, минем урынга Гаделшинны куярга уйлыйлар икән. Ай-ай-ай! Һай! Инде билеңне кузгатып кына калмас, сындырып ук куймаса ярый...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100