Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бил авырту белән бөер авыртуны ничек аерырыга?

news_top_970_100

Умырткалыкта авырту – өлкәннәрдә еш очрый торган проблема. Ләкин аны еш кына бөер авырту белән бутыйлар. Бу ике авыруны аеру ысулын терапевт Светлана Бурнацкая сөйләгән. «Мир» телеканалы хәбәр итте.

«Аркада авырту күпчелек очракта дәвамлы физик йөкләмәдән соң, яки бер үк халәттә озак торырга мәҗбүр булганнан соң барлыкка килә. Аркада авырту вакытында билгеле бер ноктаны табып була – шуңа баскач, кискен авырту тоела», – ди табиб.

Аның сүзләренчә, арка авырту ревматизм, радикулит, онкология авырулары, травмалар һәм мускуллар тартылу аркасында булырга мөмкин.

Бөердә авырту исә, киресенчә, туңгач, пиелонефрит, ташлар булган чакта килеп чыга.

«Бу авыртуны билгеле бер симптомнарга карап аңларга була. Бөер сызлап тора торган яки кисәк, ләкин гәүдә торышына карамастан, авырту китереп чыгара. Еш кына бөер авырту бер якта гына була. Ләкин инфекция парлы органның ике өлешендә дә булса, авыру бөтен аркага таралырга һәм аскы өлешкә авырту бирергә мөмкин», – ди табиб.

Бөер авыртканда еш кына тән температурасы күтәрелә, кешенең хәле китә, бәвел төсе үзгәрә.

Табиб искәрткәнчә, беркайчан да үзеңә диагноз куярга ярамый. Табибка мөрәҗәгать итегез, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100