Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бик яхшы гаилә иде». Иртән-иртүк әнисе белән үсмер малай янып үлгән, әти һәм 3 бала исән

news_top_970_100
«Бик яхшы гаилә иде». Иртән-иртүк әнисе белән үсмер малай янып үлгән, әти һәм 3 бала исән
Фото: https://72.mchs.gov.ru

Төмән өлкәсендә 22 октябрьдә фаҗига була. Иртәнге якта Боровлянка авылында шәхси йортка ут каба. 13 яшьлек малай белән әнисе янып үлә. Әтиләре һәм 3 бала котыла. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Башта ялкын бер катлы бинаны чолгап ала, аннары янкормага һәм верандага күчә. Санаулы секундларда бөтен авыл халкы алдында өй янып бетә. Авылдашлары ярдәм итәргә маташа, 3 баласы белән өйдән чыгарга өлгергән әти кешегә булышалар.

«Өйдә 6 кеше яши, гаилә башлыгы 3 баланы урамга алып чыга. Ул пешә, аны хастаханәгә озаттылар. Янгын сүндергәндә коткаручылар 30 яшьлек хатын-кыз һәм аның 13 яшьлек улының мәетен тапты», – дигәннәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

«КП»га билгеле булганча, янгын ут белән саксыз эш итү аркасында чыккан булуы ихтимал. Белгечләр янгынның төгәл сәбәбен берничә атнадан ачыклаячак.

Авыл халкы сүзләренчә, бу өйдә яшәүче гаилә бик яхшы. Әтиләре гел эшли, мәрхүмә әниләре хуҗалык эшләре белән шөгыльләнә, балаларны тәрбияли.

«Без тәрәзәдән ут күрдек тә чыгып чаптык. Әтиләре балаларын кулына күтәреп алып чыга иде, өйдән алып чыкты, бөтен җире яраланган, барысын да коткарырга маташты, ләкин…» – ди авыл кешеләре.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100