«Бик үкенәм» – Сания Әхмәтҗанова поэмасын Розалина Шаһиевага күрсәтергә өлгермичә калган
Кичә Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, сәнгать белгече, шагыйрә Розалина Шаһиева вафат булды. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрә, популяр җырлар авторы Сания Әхмәтҗанова Розалина Шаһиевага атап поэма язган булган, ләкин поэманы күрсәтергә өлгермәгән. Поэманы ул беренче тапкыр киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итте.
– Без 2020 елда Розалина апа белән бергә Яшел Үзәндә «Волга» санаториенда ял иткән идек. Ул, анда ял итүчеләр белән очрашып, шигырьләрен укыды. Рус һәм Шәрык әдәбиятын тирәнтен белүе белән сокландырды.
Ул чакта рәссам Анатолий Крылов машина белән безнең икебезне Марий Элга «Диңгез күзе» күленә дә алып барды. Шулай итеп, атна-ун көн аралашканда, Розалина апаны күп яктан ачтым. Аның тирән белемле, киңкырлы сәнгать белгече һәм шагыйрь булуына тагын бер кат инандым.
Ялдан кайткач, очрашу-аралашу тәэсиреннән Розалина апа һәм аның кебек шәхесләр турында бер кечерәк поэма яздым. Шалтыратып, аңа бу хакта әйттем. Мәшәкатьлерәк вакыты иде – очрашып булмады. Кабат бу хакта исенә төшерергә уңайсызландым. Ошатмаса, дип тә уйладым. Аның югары зәвыклы, шигърияттә талымлы һәм таләпчән автор икәнен белгәнгә күрә шүрләдем дә бугай. Юкса бервакыт Кырлайда мин шигырь укыганнан соң бик җылы фикер дә әйткән иде үземә. «Шигъри мәйданда халыкка җиткерерлек үз сүзең, фикерең бар», – дигән иде.
...Нинди генә сылтау тапсам да, мин Розалина апага атап язган поэмамны үз вакытында аңа укытмавыма бүген бик үкенәм. 4 ел вакыт үтеп киткән.
Аңлашу, нәкъ поэмадагыча, гүя ярты юлда, ике арада калды. Күңелемдәге җылының бер генә учын булса да аңа бирә алмавымны аклар сәбәп юктыр дип беләм. Нигәдер гел соңга калына, – диде «Интертат» хәбәрчесенә Сания Әхмәтҗанова.
БЕР УЧ ҖЫЛЫ
(Лирик поэма)
(Сәнгать белгече һәм шагыйрә Розалина Шаһиевага багышлыйм)
Бер генә уч җылы, бер генә нур
Тиештер бит инде бу җанга...
(Рәшит Әхмәтҗанов «Тукайның соңгы рәсеме»)
1
«Исәнмесез, Ханым-солтаным!
Илһам эзлисезме бакчада?
Танып бетермисез?.. Бергәләп,
Кунак булган идек Арчада.
Ул чак җанга җылы яктыгыз:
«Үз сүзең бар шигъри мәйданда».
Насыйп булгач, кабат күрештек –
Шау-шулардан читтә, сәйранда...»
Сирпеп алды Ханым карашын,
Баштанаяк миңа күз йөртеп,
Сүзсез генә какты җилкәмнән,
Таныганын гүя белгертеп.
Каушап калдым... Аһ, ул күзләрнең
Өтеп алды күмер-чакмасы!
Тыңлап тордым, куркып калгандай,
Җанга уты, диеп, капмасын:
«Теләсәгез, килә аласыз,
Чыгыш ясыйм бүген клубта.
Шигырь укыйм... Нотык тотармын,
Шагыйрь җанлы рәссам булып та...» –
Көтеп тормый гына җавабым,
Китү ягын Ханым карады.
Калган сыман булды сөйләшү
Ярты юлда – ике арада.
Сәер, димим... Хәер, бу Ханым –
Минем өчен серле табышмак.
Бар иде бит күптән уй-теләк:
Танышмак һәм фикер алышмак.
2
Шигырь укый Ханым... Тыныннан
Тау ташкыны гүя ургыла.
Кушыла да күңел шул шауга,
Хисләр дәрьясына убыла.
Сүздән сурәт ясый... Сихерли,
Мең төсмергә манып каләмен.
Сулыш каба, акыл җитешми,
Колачларга төсләр галәмен.
Уйдан тайпылмыйча очарга,
Адашмаска хистә, камалып,
Җеп очымны табам, югалтам –
Мин дә йөрим шагыйрь саналып!
3
Шигырендә Ханым – Җир кызы:
Туган нигез, үскән куышы,
Ана теле, милләт язмышы,
Ватан гаме, заман сулышы...
Сүздән келәм тукый – ни гаҗәп!
Ямен ямьгә туры китереп,
Нәкъкашлыгын маһир уйнатып,
Шагыйрьләрчә, хисле иттереп.
Бизәк белән бизәк җегенә
Тезә хатирәләр сәйләнен.
«Соңгы шигырь... бүген», – дигәндә,
Карашында сагыш шәйләдем.
«Син – Гөлчәчәк, шигъри Шаһинә!
Бу – таң калу һәм... ак көнләшү!»
Мин кыймадым хисем түгәргә,
Аны тыңлау булды «сөйләшү»:
«Шагыйрьләрдә бик «үз» саналмыйм,
«Рәссам» миңа күбрәк бара да...
Ярдан-ярга, сәйәр җан булып,
Йөзәм шулай ике арада».
Сүз көченә әсир төшүем
Әйтмәдем шул! Ул да дәшмәде...
Сискәндереп Яшел Үзәнне,
Күк күкрәде, яшен яшьнәде.
Иртән «телефон»нар алыштык,
Китте Ханым кайтып өенә.
Тынычлыкны минем урлады,
Уяндырды – шуңа сөенәм!
4
Иҗтиһадта, гадел хезмәттә
Дан-дәрәҗә яулап алынган,
Хак-бәянең һәрбер мыскалы
Маңгай тире белән табылган.
Канатларны еллар өткәндәй,
Чынга ашмагандай өметләр...
Бөекләр дә боек буладыр,
Бераз гына Тукай кебекләр!
Кирәктер ул аңлау-юату –
Һәр бөекнең бар үз «фасылы».
(Азмы танылмаган талантлар,
Ачылмаган хикмәт-асылы?!)
Сылтап булмый, шагыйрь әйтмешли,
Җан ваклыгын чорга, заманга.
Бер-береңә терәк булалсаң,
Бүген бик тә килә таманга.
Хыялый, дип иҗат кешесен
Әйткәннәргә инде күнеккән.
Беркөн килеп безне сөйләрләр,
Сәер иде, диеп, электән.
Артык «дөрес»ләргә кыендыр
Хыялыйлар хәлен аңларга.
Данга-намга юк та мохтаҗлык,
Җылы җитми нәүмиз җаннарга.
5
Кара «чакма» дәшә үзенә,
Тарту көче бардыр карада.
Аңлашырга вакыт җитмәде,
Сүзләр калды ике арада.
Кеше күңеле, диләр, карурман,
Шагыйрь күңелендә ниләр бар?
Чытырманлы урман икәнен
Шагыйрьдән дә шәбрәк кем аңлар?
Телефонны алам кулыма –
«Тау килмәсә, барыр Мөхәммәд...»
Тиештер бит инде бу җанга
Бер уч җылы, бер уч мәхәббәт…
Сания Әхмәтҗанова
03 сентябрь, 2020