Бик тиз әзерләнә торган "Алсу бәхет" пирогы (рецепт)
Сезгә бик җиңел әзерләнә торган татлы пирог тәкъдим итәм. Тәмгә көтелгәннән тәмлерәк булып чыкты.
200 грамм эретелгән маргаринга 1 кап ал төстәге кесәл (220 грамм), 3 йомырка, 1 бал калагы аш серкәсе белән сүндерелгән сода салып болгатырга, аннары 1 стакан он салып янә яхшылап болгатырга һәм майланган табага салырга.
180 градуслы мичтә 20-25 минут пешерергә. Пирогны өстен желе, шикәр пудрасы, шоколад вагы белән бизәргә мөмкин.
180 градуслы мичтә 20-25 минут пешерергә. Пирогны өстен желе, шикәр пудрасы, шоколад вагы белән бизәргә мөмкин.