news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бик тиз ясала торган майонез рецепты

Бу рецепта йомырканың сарысыннан агын аерырга кирәкми.

news_top
Бик тиз ясала торган майонез рецепты
Гөлүзә Василова

Өй шартларында майонез ясау өчен ике йомырка, 2 бал кашыгы шикәр комы, 2 бал кашыгы горчица, 2 бал кашыгы лимон согы, 400 мл үсемлек мае, 1 бал кашыгы тоз кирәк булачак.

Май белән йомырка икесе бер температурада булырга тиеш, мин суыткычтан алдым.

Барлык ингредиентларны блендер стаканына салырга яки башка тирәнрәк савытка салырга. Блендер белән йомырканың сарысын капларга һәм кабызырга. Майонез ясала башлагач кына массаны болгаткалап алырга була. Бу мөһим, әгәр ингредиентларны алдан болгатсагыз, майонез куермаячак!

Өй шартларында ясалган майонез салынган салатлар бигрәк тә тәмле була.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар