Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бик тәмле самса рецепты

news_top_970_100
Бик тәмле самса рецепты
Фото: Гөлназ Зиннәтуллина

Гөлназ Зиннәтуллинадан бик тәмле самса рецептын тәкъдим итәбез.

Камыр өчен: 600 грамм он, 200 грамм су, 2 йомырка: берсе камырга, икенчесе самсаны майлау өчен, 50 грамм атланмай, 1 аш кашыгы тулыр-тулмас тоз, самса өстенә сибү өчен көнҗет орлыгы.

Эчлеккә 500 грамм ваклап туралган ит, 300 грамм суган, тәменчә тоз, борыч, зира кирәк була.

Әзерләү тәртибе: камырны башта кашык белән генә болгатырга, бераз куергач, кул белән 15 минут тирәсе тыгыз итеп басарга һәм 1 сәгатькә, пакетка салып, суыткычка куярга.

Аннары камырны алып җәяргә, өстенә атланмай сөртәргә, рулет шикелле төрергә, әкәм-төкәм сыман борып пакетка салып, тагын 1 сәгатькә суыткычка куярга. Ул арада эчлекне әзерләргә була.

Камырны алып, рулет хәленә кайтарырга, өлешләргә бүләргә, (катлы камыр була) өчпочмаклап самса ясарга. Бөкләгән ягын аска каратып, табага пергамент кәгазь өстенә тезәргә.

Өстен йомырка белән майларга, көнҗет орлыгы сибәргә, духовкада пешерергә.

Тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100