Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бик тәмле алма бәлеше рецепты

news_top_970_100
Бик тәмле алма бәлеше рецепты
Рәмзия Вәлиева

Аш-су блогеры Рәмзия Вәлиевадан алма бәлеше рецептын тәкъдим итәбез.

Камыр өчен 170 грамм атланмай, 1 стакан җылы сөт, 2 йомырка, 1,5 аш кашыгы майонез, 1 аш кашыгы каймак, 1 чәй кашыгы тоз, 1 аш кашыгы шикәр комы, 11 грамм коры чүпрә кирәк була.

0,5 стакан җылы суга чүпрә, шикәр комы салып кабартып алырга. Әзер булгач, сөт белән йомырка, он кушарга, куергач атланмай салып болгатырга, он өстәп йомшак итеп камыр басарга, соңыннан 1 аш кашыгы сыек исле май салып басарга. Камырны әйбәтләп 5 минут басарга, аннары суыткычка куярга.

Эчлек өчен алманы юып, кабыгын чистартырга, юка телемләп турарга. Табаны майлап камырны юка итеп җәяргә. Туралган алманы тигез итеп җәяргә, шикәр комы, эретелгән сыер мае салырга һәм өстен юка камыр белән капларга, 5 минут ял иттерергә. Аннары бизәкләп бөгәргә, майларга. Соңыннан он, май һәм шикәр комы катнашмасын сибәргә.

180 градуска кадәр кызган мичтә 40 минут пешерергә.

Фото: © Рәмзия Вәлиева

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 3 август 2023
    Исемсез
    1 стакан жылы сөтне кая куярга?????? 2йомырканы????
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100