news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бик тәмле алма бәлеше һәм пәрәмәче рецепты

news_top
Бик тәмле алма бәлеше һәм пәрәмәче рецепты
Фото: https://arskmedia.ru/

«Бик тәмле, күбек кебек, сусыл була. Бу – үземнең рецепт», – дип яза Нәсимә Арсланова «Арча хәбәрләре» сайтында.

Камырга эчлек алдан ясала. Алма дүрткә бүленә, үзәге алына да, әз генә су салып, каплап пешерелә.

Камыр өчен 1 аш калагы коры чүпрәне 50 грамм җылы су, 1 чәй калагы шикәр комы салып кабартырга куярга. Чүпрә болгаткан саен кабарып тора торган булганчы кабат-кабат бутап торырга кирәк.

1 стакан сөт, 150 грамм ак майны ут өстендә эретергә, шунда калак очы белән тоз, 3 аш калагы шикәр комы, якынча 450 грамм он салырга була. Онны аз-азлап салып болгатырга, камыр бик тыгыз булмасын.

«Пирог, пирожкилар ясаганда гына эчлекнең өстенә шикәр комы сибеп ясыйм, алдан салсаң суга әйләнә», – ди Нәсимә ханым.

Фото: © https://arskmedia.ru/

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар