Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бик тә сыер савасы килә иде». Сөйгәне янына фермага эшкә алмагач, үчле хатын ут төрткән

news_top_970_100

Ростов өлкәсендә 60 яшьлек хатын, фермага эшкә алмагач, үч итеп ут төрткән. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Натальяның бик тә сыер савучы буласы килә. Биредә яшәүчеләр сүзләренчә, Наталья гел кызу канлы хатын була. Фермада эшләүче ир-ат белән яши башлагач, ул сөйгәненә тагын да якынаерга тели, шул ук хуҗалыкка эшкә урнашырга була. Ул үзеннән бик шәп сыер савучы чыгасына шикләнми.

Наталья ферма директоры янына китә. Барышлый, сыер абзарына керә. Биредә эшләүчеләр белән сөйләшеп ала, талашырга да өлгерә.

Җитәкче аны эшкә алмый, Наталья кайтып китә. Үч алу планын кора.

Аннары ул фермага әйләнеп килә. Элек эшчеләр өчен булган бытовка һәм вагончикка коры үлән ташлый, шырпы сыза. Корылмалар бик тиз янып бетә. Зыян 500 мең сум чамасы була.

Ут төртүченең шәхесен тиз ачыклыйлар. Аның койма аша чыкканын, бытовкага үлән алып килгәнен видеокүзәтү камерасы төшереп тора.

Өстәвенә, ул, ут төрткәч, ферма җитәкчесен очрата, директор төтен чыккан урынга таба чаба. «Наталья, синең эшеңме?» – ди ул. Наталья исә усал елмая.

Сорау алганда ул гаебен таный, ул, сыерлар белән вәхши кыланган өчен үч алдым, дип белдерә.

Суд бу хатынны гаепле дип таба, 1,5 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итәләр, зыянны түләттерәләр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100