news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бик тәмле ипи рецепты

Әлеге рецепт буенча кимендә 3 сәгать эчендә хуш исле ипи пешереп була.

news_top
Бик тәмле ипи рецепты

Кирәкле ингредиентлар: ярты литр җылы су, 1 аш кашыгы коры яки 25 г юеш чүпрә, 1 аш кашыгы тоз, 1 аш кашыгы шикәр комы, 1 аш кашыгы сык май, 5 стакан он.

Әзрәк җылы суга шикәр, чүпрәне салып күбекләнгәнче бер 10-15 минут тотарга. Аннары калган суны, тоз, сыек май һәм он салып камыр изәргә кирәк. 5-10 минут чамасы изгән камыр кулга ябышмаячак. Камырны кабарыр өчен җылы урынга төреп кую яхшы. Кабарган камырны әзрәк төрткәләп төшереп, тагын кабартып алу да зыян итми. Аннары камырны яхшы итеп майланган ипи савытына салып, кабат кабаргач, духовкада 180 градуста 1 сәгать чамасы пешерергә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар