Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бик позитив иде». Теш чистартканнан соң, нәни малай комага киткән һәм 3,5 елдан үлгән

news_top_970_100
«Бик позитив иде». Теш чистартканнан соң, нәни малай комага киткән һәм 3,5 елдан үлгән
https://pixabay.com/

Мәскәү өлкәсендә теш табиблары хатасы аркасында комага китеп, 3,5 ел аңсыз яткан малай вафат булган. Барысы да гадәти теш чистартудан соң башлана. Солнечногорск шәһәрендә стоматология клиникасында баланың тешләрен чистарталар. 6 яшьлек Федя ярты гомерен комада ята һәм 16 декабрьдә үлә. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

«Федя – мәңгелек двигатель. Дөньяда иң позитив бала. Иде... «Дом с маяком» хосписы балага һәм аның гаиләсенә ярдәм итә. Алар табиб хатасы нәни малайны инвалидка әверелдерүен, аннары гомерен өзүен сөйли», – диелә хәбәрдә.

Федяга 2,5 яшь булганда, ата-анасы шәхси клиникага аның тешләрен чистарттырырга алып килә. Урында утырып тора алмаган балага наркоз ясыйлар. Баланың йөрәге чыдамый һәм туктый. Аннары кан әйләнеше туктый, малайның баш мие үлә башлый. Секундлар барысын да хәл итә. Табиблар аларны файдалана алмый. Баланың йөрәген эшләтеп җибәрәләр, ләкин баш миендә кайтарып булмый торган үзгәрешләр барлыкка килә, малай комага китә.

Клиника хезмәткәрләрен – анестезиологны һәм стоматология җитәкчесе урынбасарын хөкем итәләр. Икесе дә шартлы рәвештә иректән мәхрүм ителә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100